Транспорт чаралары хезмәтләре спортчылар һәм Чемпионатның рәсми делегацияләре әгъзалары өчен 2015 елның 17 июленнән 11 августка кадәр күрсәтелә һәм үз эченә ала:
Спортчылар һәм рәсми делегацияләр әгъзаларын транспортлау системасы, маршрут номеры һәм транспортлау маршруты номеры күрсәтелеп, TA - Transport Аthletes аббревиатурасы белән билгеләнә.
Транспорт хезмәтләре спорт федерацияләре һәм FINA белгечләренең турыдан-туры катнашында, Чемпионатның спорт программасы һәм спортның һәр төрендәге шәхси ихтыяҗларыннан чыгып планлаштырыла һәм эшләнә.
Оператив планлаштыру, ярышларны уздыру барышында булырга мөмкин булган үзгәрешләргә яраклашыр өчен, транспорт хезмәтләре күрсәтүнең Чемпионатны уздыру вакытында расписаниене үзгәртергә мөмкинлек бирә торган сыгылмалылыгын күздә тота.
Кешеләрне ташу буенча хезмәтләр күрсәтү өчен түбәндәге транспорт төрләре файдаланыла:
Спортчылар һәм рәсми делегацияләр әгъзаларын, аларның багажлары, спорт җиһазларын “Казан” халыкара аэропортыннан, “Казан-1” һәм “Казан-2” тимер юл вокзалларыннан яшәү урыннарына кадәр һәм киресенчә китереп җиткерү өчен автобуслар бирү оештырылачак.
20 яки аннан артык булган бер ил делегациясенә аларны яшәү урыннарына илтер өчен аерым транспорт чаралары биреләчәк.
Автобуслар транспорт чарасы нумерациясе һәм кайсы корылмага баруга карап спортчылар һәм рәсми делегацияләр әгъзалары өчен маршрут саны күрсәтелгән аншлаглар белән җиһазландырыла. Транспорт чарасы номеры турындагы мәгълүматны делегация, килеп төшкәннән соң, аэропортта яки тимер юл вокзалларында урнашкан мәгълүмат өстәленнән белешә ала.
Кунакларны килү залыннан автобусларга кадәр озатуны Спорт проектлары дирекциясе – Чемпионатны рәсми оештыручы (алга таба – Рәсми оештыручы) хезмәткәрләре башкарачак. Киткән чакта да яшәү урыннарындагы мәгълүмат әстәлләрендә транспорт чарасы турында белешергә мөмкин. Кунакларның яшәү урыннарыннан Аккредитация үзәгенә кадәр һәм кирегә алдан төзелгән расписание буенча махсус маршрутлар каралган.
Спортның индивидуаль төрләре буенча спортчыларны ярышлар һәм өйрәнүләр узачак корылмаларга һәм яшәү урыннарына кирегә транспортлау “Шаттл” системасындагы даими маршруттагы автобуслар белән гамәлгә ашырылачак. Һәр маршрутка яшәү урыннары янында тиешле тукталыш беркетеләчәк. Транспорт чараларында маршрут коды һәм спорт корылмасы исеме язылган аншлаглар урнаштырылачак. Автобус станцияләрендә һәм машина кую урыннарында транспортның урнашуына күзәтчелек итүче һәм кешеләр төшкәндә-менгәндә ярдәм күрсәтүче транспорт персоналы эше оештырылачак. “Шаттл”автобус системасына нинди делегация һәм спорт төренә каравыннан бәйсез рәвештә, һәр спортчы да керә ала. Бер адым ераклыкта (яшәү урыныннан 1 чакрымнан да ерак түгел) урнашкан корылмаларга илтергә транспорт бирелми, спортчылар һәм делегацияләр әгъзалары аларга җәяү генә барырга тиешләр.
Су полосы буенча ярышларда катнашучы һәр командага, өйрәнүләр һәм ярышлар уздырыла торган корылмаларга бару өчен, алдан килештерелгән график буенча эшләүче транспорт чарасы биреләчәк. Команданы йөртәчәк транспорт чарасы әлеге командага ярышлар һәм өйрәнүләр беткәнчегә кадәр беркетеләчәк. Транспортны бирү вакыты команда вәкиле һәм Рәсми оештыручы вәкиле белән урнашу урынында килештерелгән булырга тиеш.
Допинг-контроль тикшерүе узучы спортчылар өчен аларны спорт корылмаларыннан яшәү урыннарына илтү өчен махсус транспорт чаралары бирү каралган.
Ярышлар һәм өйрәнүләр уздырыла торган корылмалардан ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелеп медицина учреждениеләренә илтелгән спортчыларны дәвалау процедураларыннан соң яшәү урыннарына алып кайту өчен махсус транспорт чаралары биреләчәк.
Спортчыларны һәм рәсми делегацияләр әгъзаларын алар яшәгән урыннардан ачылыш һәм ябылу тантаналарына илтү өчен автобуслар билгеләнәчәк. Тантаналарга илткәндә һәм кире кайтарганда автобусларга махсус билгеләнгән урыннардан утыртачаклар. Һәр делегация ачылыш һәм ябылыш тантаналарына илтүче транспортлар үзенчәлекләре, кузгалып китү вакыты, утыру һәм төшү урыннары турындагы мәгълүматлардан хәбәрдар булачаклар.
Чемпионатны рәсми оештыручы – Спорт проектлары башкарма дирекциясе тарафыннан транспорт чараларын экипажсыз арендага бирүче оешма сыйфатында “AVIS” компаниясе аккредитацияләнгән.
Чемпионатта катнашучыларга махсус тариф тәкъдим ителә. Заказны http://www.avisrussia.ru/avisonline/ru-gb/avis.nsf/c/russia,locations,avisinkazan,online_booking сылтамасы аша рәсмиләштерергә яки QR-кодтан файдаланырга була. Ташлама алыр өчен промо кодны күрсәтү зарур: 17J20A.