2013 елның 15-19 ноябрендә Казанда йөзү буенча Россия чемпионаты узды.
Ярышлар Су спорт төрләре сараенда булды. Чемпионат 2013 елның декабрендә Хернинг шәһәрендә (Дания) узачак йөзү буенча Дөнья чемпионатында катнашу өчен йөзү буенча Россия җыелма командасы составын формалаштыру максатында уздырылды.
Россиянең иң көчле йөзүчеләре Казанга килде, алар арасында 2013 елның җәендә Барселонада узган Су спорт төрләре буенча Дөнья чемпионатында катнашканнар да бар. Чемпионатта барлыгы 500 дән артык спортчы катнашты.
Чемпионатның ачылу тантанасы 15 ноябрь көнне Су спорт төрләре сараенда узды.
Ярышларга билетларны www.bileton.ru сайтында һәм түбәндәге адреслар буенча кассаларда сатып алырга була иде.
Билетлар турында өстәмә мәгълүматны (843) 5-100-400 телефоны буенча шалтыратып белергә була.