Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Суга сикерү буенча ФИНА Дөнья сериясе этабы

Казан, 21 – 26 апрель 2015

Казан 2015 елның 20 апреленнән 27 апреленә чаклы суга сикерү буенча ФИНА дөнья сериясе этабын кабул итте. Ярышлар Су спорт төрләре сараенда 24 апрельдән 26 апрельгә кадәр узды.

Халыкара йөзү федерациясе (FINA) канаты астында ел саен уздырыла торган суга сикерү буенча Дөнья сериясендә традиция буенча планетаның иң яхшы суга сикерүчеләре көч сынаша. Ярышларга осталыкның чын үрнәкләрен күрсәтә алырдай "йолдызлар"ны гына чакыралар. 2015 ел турнирында дөньяның 12 иленнән иң яхшы спортчылар катнашты. Аларның чыгышларына 12, шул исәптән милли категориядәге 8 судья бәя бирде.

Дөнья сериясенә, чын турнир һәм күрсәтмә чыгышлар синтезы буларак, 2007 елда нигез салынган. Дөнья сериясен булдыруның чишмә башында өч милли федерация: Бөекбритания, Кытай һәм Мексика торган. Бераздан аларга Россия, Катар һәм БГӘ кушылган.

Дөнья сериясенең һәр этабында ярыш программасы үз эченә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында өч метрлы трамплин һәм ун метрлы каланчадан синхрон һәм ялгыз сикерүләрне ала һәм өч ярыш көнендә бара. 2015 елның 22 гыйнварында Дөнья сериясенә ике дисциплина: 3 метрлы трамплин һәм 10 метрлы каланчадан синхрон катнаш сикерүләр өстәлүе турында игълан ителде.