Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Су полосы

2
уйнатыла торган медаль
комплектлары саны: 2

ярыш төрләре

ир-атлар
хатын-кызлар

ярышларның форматы

Суда туп белән уйнала торган команда уены. Турыпочмаклы су мәйданында 7шәр кешедән торган ике команда уйный  (1 капкачы һәм 6 уенчы). Запас уенчылар буларак файдалану мөмкин булган резервта торучы уенчыларның саны 6 дан артык түгел.  Уен 8әр минутлык 4 периодтан тора.  Вакыт һәр период башында уенчы тупка кагылган мизгелдән башлап исәпләнә башлый. 

Расписаниене карарга  
Ярышлар уза торган корылма: Су полосы өчен арена
Казан шәһ., С.Хәким ур., 70 йорт
  • җиһазлар:капкалар, туп, уен кыры бүленеше
  • Экипировка:плавки/ купальник, башлыклар

Тарих

Заманча су полосы зур булмаган табигый сулыкларда: күл һәм елгаларда уздырыла торган регби уеныннан килеп чыккан дип санала. Бу ярышның төп максаты булып тупны каршы яклар тарафына юнәлдерү торган.  1870 елда Лондон йөзү клубы “бассейндагы футбол” өчен уен кагыйдәләрен төзегән.

Олимпия уеннары программасына су полосы беренче тапкыр 1900 нче елда кертелгән.

Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатлары программасына су полосы 1973 елда Белградта керә.  1986 елдан башлап су полосы бары тик ир-атлар өчен генә  каралган ярыш булудан туктады,  чөнки Мадридта узган чемпионатта беренче тапкыр хатын-кызлар командалары арасында да ярышлар уздырылды.

Су полосы буенча ФИНА дөнья кубогы, 1979 елдан башлап, дөнья чемпионатлары арасындагы  һәр ике ел саен үткәрелә. 2002 елда су полосының беренче дөнья лигасы уздырылды.

 

Россиядә

Су полосы белән Россиядә беренче тапкыр XX  гасырның 20 нче елларында Мәскәүдә һәм Ленинградта шөгыльләнә башлыйлар. Ул вакытларда су полосы диңгез частьләре һәм бүлекчәләре арасында киң таралган була. 1925 елда су полосы буенча беренче СССР беренчелеге уздырыла.  Су полосы буенча дөнья кубогы беренче тапкыр 1946  елда уйнатыла.  Совет спортчылары FINAга 1947  елда керәләр. Ә 1951 елда су полосы буенча СССР җыелма командасының Олимпия уеннарында катнашуы турында карар кабул ителә. 

 

Татарстанда

Казан ватерполчылары үзләре турында беренче тапкыр “Спартак” берләшмәсенең 1950 елда Львовта узган Бөтенсоюз ярышларында, Казанда спортның бу төрен барлыкка китергән Анатолий Христофорович Панаиоти җитәкчелегендә белдерделәр.

50-60 нчы елларда Казан ватерполчыларының уңышлары әллә ни зур түгел иде әле. Казанда су полосының үсеш алуына Татарстанда беренче 50 метрлы “Оргсинтез” йөзү бассейны төзелү этәргеч бирде. 1973 елда төзелеп бетте ул. “Оргсинтез” бассейны базасында “Синтез” өлкәннәр командасы төзелде, бу команда РСФСР чемпионатының беренче төркемендә уйнау хокукына ия булды. 

“Синтез”ның туган көне дип 1974 елның ноябрь башын, “Оргсинтез” бассейны призына ватерпол буенча беренче турнир оештырылган вакытны саный алабыз. Бүгенге көндә Казанның “Синтез” ватерпол командасы ЛЕН-трофи  иясе һәм финалисты (2006 – 2007; 2005 – 2006), Россия чемпионы (2006 – 2007), Россия кубогы иясе (2005), РСФСРның өч тапкыр чемпионы.

 


Спорт мәктәпләре

Су полосы буенча ОРБЯСМ БӨББ ММУ (Казан шәһәре)