Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Ачык суда йөзү

7
уйнатыла торган медаль
комплектлары саны: 7

ярыш төрләре

Ирләр программасы
Хатын-кызлар программасы
  • 5 км, 10 км, 25 км
  • 5 км, 10 км, 25 км
  • Команда исәбе

ярышларның форматы

Ачык суда ярыш дистанциясен узуга корылган спорт төре. Ярышлар 5 км дистанциягә командалар арасында  һәм ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында аерым 5, 10, 25 км дистанцияләргә уздырыла. Ярышлар сигез көндә уза (шулардан бишесе – ярышлар уза торган, өчесе – ярышлар узмый торган көннәр).

Расписаниене карарга  
Ярышлар уза торган корылма: Казансу
Казан шәһ., Игенчеләр сарае районында яр буе һәм Кремль янында Казансу елгасы акваториясе
  • җиһазлар:старт платформасы, туклану платформасы, судьялар өчен көймәләр
  • Экипировка:плавки/купальник, күзлек, башлык

Тарих

Ачык сулыкларда индивидуаль йөзүләр, ә аннары бик ерак дистанцияләрдә ярышулар XIX гасыр ахырында үткәрелә башлады. Шулардан иң танылганнары – Ла-Манш култыгы аша йөзүләрдер, мөгаен. Ла-Маншны беренчеләрдән булып 1875 елда инглиз Мэттью Уэбб (21 час 45 минут) үтте. 1991 елдан ачык суда йөзү су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатлары программасына кертелде, ә 2000 елдан башлап җөп санлы елларда шулай ук ачык суда түбәндәге дистанцияләрдә йөзү буенча аерым дөнья чемпионатлары үткәрелә: 5 км (1998 елдан), 10 км (2000 елдан), 25 км (1991 елдан). 2008 елда 10 км дистанция олимпия уеннары программасына кертелде.

 

Россиядә

Спорт йөзүе буенча ярышлар арасында бу ярышлар иң яше санала. Беренче Россия чемпионаты 1995 елда Сочида үткәрелде. Иң танылган спортчылар – Россия вәкилләре:

Лариса Ильченко – Олимпия чемпионкасы, ачык суда йөзү буенча 5 тапкыр дөнья чемпионкасы, ачык суда йөзү буенча дөнья чемпионатының көмеш призеры, дөнья кубогы этаплары җиңүчесе, ачык суда йөзү буенча иң яхшы йөзүче хатын-кыз (2006, 2007, 2008);

Владимир Дятчин – 2 тапкыр дөнья чемпионы, дөнья чемпионатларының 2 тапкыр көмеш призеры, дөнья чемпионатларының 2 тапкыр бронза призеры, Европа чемпионы, ачык суда йөзү буенча дөнья кубогы этаплары җиңүчесе;

Евгений Дратцев – дөнья чемпионатларының 3 тапкыр көмеш призеры, дөнья чемпионатларының 4 тапкыр бронза призеры, Европа чемпионатларының 3 тапкыр көмеш призеры, Европа чемпионатларының 2 тапкыр бронза призеры

 

 

Татарстанда

2013 елның 4 июнендә Казан шәһәрендә Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы кысаларында ачык суда йөзү буенча Татарстан Республикасының  I Ачык чемпионаты булды.