ТИМЕР ЮЛ ВОКЗАЛЫ, “Казань-Пассажирская” СТАНЦИЯСЕ
«Казань Пассажирская» («Казан-1» станциясе) тимер юл вокзалы Казанның үзәк өлешендә, Вокзал яны мәйданында урнашкан һәм ул вокзалның төп бинасыннан (1896 елгы архитектура истәлеге), шәһәр яны терминалыннан һәм кассалы берничә хезмәт күрсәтү бинасыннан гыйбарәт. Вокзалда 15 юл бар, алар биек һәм тәбәнәк платформалар белән һәм шулай ук юллар өстеннән уза торган каплаулы җир өсте юлы белән җиһазлаган, ул пассажирларга көтү залыннан платформаларга чыгу мөмкинлеге бирә.
«Казан-1» тимер юл вокзалы еракка баручы 36 пар поездга хезмәт күрсәтә. Елына вокзал барлыгы 8 млн. пассажирга хезмәт күрсәтә. Поездлар хәрәкәтенең тулы расписаниесе белән «Россия тимер юллары» ААҖ рәсми сайтында танышырга мөмкин. Вокзалда пассажирларга кафе, банк, почта бүлеге, туристлык-мәгълүмат бюросы һәм такси хезмәт күрсәтә, шулай ук түләүле җир асты парковкасы бар.
Вокзал яныннан барлык төр шәһәр транспорты да йөри, шул исәптән, ерак түгел генә «Кремль» метро станциясе дә бар.