Мексикада су полосының киләчәге турында фикер алыштылар
Су полосы иң өлкән Олимпия спорт төрләренең берсе буларак, үз традицияләрен югалтмыйча, заманчарак булырга тиеш. Төп максат –аның болай да дөнья буенча җанатарлары күп булуга карамастан, уенга тамашачыларның игътибарын тарту. 28-27 февральдә Канкунда (Мексика) Халыкара йөзү федерациясе (FINA) тарафыннан оештырылган дөньякүләм конференциядә катнашучылар менә шул турыда сөйләштеләр.