Казанда узачак Дөнья чемпионатының телеаудиториясе 4,5 миллиардтан артачак
Казанда узачак 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының телеаудиториясе 4,5 миллиардтан артып китәчәк. Телевизион трансляцияләрнең сыйфатын тәэмин итү чемпионатның баш хәбәрләр тапшыру компаниясе – Eurovision Production Coordinationга ышанып тапшырылды, аның белгечләре Татарстан башкаласына башкарыласы эш күләме белән танышырга килде.