Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Sport Accord конвенциясендә тәкъдим ителде
2015 елда Казанда узачак Су спорт төрләре буенча 16нчы ФИНА дөнья чемпионаты Төркиянең Белек шәһәрендә Sport Accord конвенциясендә тәкъдим ителде. Күргәзмә 6 апрельдән алып 11 апрельгә кадәр барачак. Халыкара Sport Accord конвенциясе – глобаль сәяси-спорт чарасы, анда ел саен 100 дән артык халыкара спорт федерацияләре, Халыкара олимпиада комитеты, Халыкара студентлар спорты федерациясе әгъзаләре, эре спорт чараларын оештыручы шәһәрләр һәм оешмалар вәкилләре җыела.