"Рубин" футболчылары ДЧ-2015нең йөзү турнирында булдылар
Су спорт төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионаты ярышлар тарихында беренче тапкыр футбол стадионында үтә. Әлеге вакытта пьедесталдагы урыннар өчен ярышкан йөзүчеләргә көч бирү өчен гади тамашачылар да, танылган кешеләр дә килде. Дөньякүләм масштабтагы вакыйганы футболчылар да игътибарсыз калдыра алмады. “Казан Арена” стадионын үз иткән Казанның “Рубин” уенчылары әлеге вакытта трибуналарда утыралар.