Волонтерларга ни белән "түлиләр": Чемпионатның ирекле ярдәмчеләре өчен сервислар
Казанда су спорты буенча дөнья чемпионатын оештыру эшендә бик зур команда хезмәт куя, алар арасында 2500 ирекле ярдәмче дә бар — бу егетләр һәм кызлар Оештыру комитетына түләүсез булышлык күрсәтә. Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының уңыш казануына үз вакытларын, көчләрен һәм белемнәрен сарыф итеп, волонтерлар бер кочак махсус сервислардан файдалану хокукы ала — бу тәҗрибә инде Халыкара югарылыктагы эре спорт ярышларын уздыру стандартына ныгып кереп урнашты. Берсүзсез, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты искәрмә булмаячак — Оештыру комитеты волонтерлар өчен сервислар һәм махсус кызыксындыру программасы әзерләде.