Германия җыелма командасы – 5 километр дистанциягә ачык суда йөзү буенча командалар ярышында Дөнья чемпионы
Немец өчлеге Роб Муффельс, Кристиан Рейхарт һәм Изабель Франциска Харли ачык суда 5 километр дистанциягә йөзү буенча командалар ярышында Дөнья чемпионы булды. Җиңүчеләрнең нәтиҗәсе – 55 минут 14, 4 секунд – көндәшләре өчен ирешелмәслек зүр булды. Бакыр медальне беркем дә алмады, чөнки берьюлы ике җыелма команда бер үк төрле вакыт күрсәтте һәм икесе дә икенче урынга чыкты.