Дөньяның иң көчле суга сикерүчеләре Казанда узачак ФИНА Дөнья сериясендә чыгыш ясаячаклар
24-26 апрель көннәрендә Казанның су спорт төрләре сарае су спорт төрләре буенча узачак 16 нчы ФИНА Дөнья чемпионаты алдыннан мөһим сынау ярышлары узачак мәйданга әйләнәчәк. Казан 13 ил: Россия, Кытай, Бөекбритания, Германия, Мексика, Канада, Малайзия, Украина, Белоруссия, Италия, Колумбия, Куба, Венгриядән 67 спортчы һәм 51 команда вәкиле катнашачак суга сикерү буенча ФИНА Дөнья сериясенең 3 нче этабын кабул итәчәк. 16 спортчы – Россия вәкилләре. Спортчыларның әлеге көчле составын 16 судья (10ысы – халыкара дәрәҗәдәге, 6сы – милли) хөкем итәчәк.