Евгений Кузнецов: "Илебез исәбенә югары бүләкләр алу өчен көрәшергә әзер мин"
Казанга 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында суга сикерүдә катнашучылар килеп тора. Бүген иртәнге 8дә "Казан-1" тимер юл станциясе платформасына суга сикерү буенча Россия җыелма командасы әгъзалары аяк басты. Алар арасында Олимпиада-2012 көмеш призеры Евгений Кузнецов та бар, ул, партнеры Илья Захаров белән бергә, 3,9 катлаулылык коэффициентлы суга сикерү программасын әзерли, бу программаның дөньяда аналоглары юк. Бу программа Россия дуэтының җиңеп чыкмаслык өстенлеге булырмы-юкмы, Евгений Оештыру комитеты матбугат хезмәтенең спорт күзәтүчесе белән әңгәмәсендә шул турыдагы фикерләрен уртаклашты.