Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Тәҗрибәле волонтерлар 2015 елгы ДЧда спорт волонтерлыгы мөмкинлекләре турында сөйләячәк

Large_news_volunteers
28.03.2014, 18:12 Волонтерлар
27 мартта Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек буенча коммерцияле булмаган партнерлар булган Татарстан республикасы вузларының волонтерлар үзәкләре җитәкчеләренең беренче эшлекле очрашуы узды. Очрашуның төп темасы – киләчәккә эш планнары буенча фикер алышу.

Big_аааавы

Хезмәттәшлекнең беренче этабы “FINA турында барысын да бел” мәгълүмати-агарту проектын тормышка ашыру булачак, ул 2014 елның апрель-май айларында Казанның вузлары, урта махсус белем бирү йортлары, гомумбелем бирү учреждениеләре һәм спорт мәктәпләре мәйданчыкларында узачак. Проектның максаты – шәһәр яшьләренә Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты һәм аның төп оештыручысы – Халыкара йөзү федерациясе (FINA) турында интерактив формада мәгълүмат җиткерү, шулай ук, чемпионатның волонтерлык программасында катнашу мөмкинлеге турында сөйләү.

Проектның аеруча детале – презентаторлар командасы, анда традицион рәвештә оештыру комитеты вәкилләре генә түгел, волонтерлар үзләре дә керәчәкләр. Алар, тәҗрибә туплаган булу сәбәпле, эре спорт чараларында волонтерлык итү нечкәлекләре белән яхшы таныш: күпчелек егет һәм кызлар Олимпиадада да тәҗрибә туплап кайтты. Волонтёр-спикерлар булачак доброволецларга үзләренең “волонтерлык юлы” турында, халыкара чараларда катнашу аларга нәрсә бирүе, ни өчен «FINA 2015» командасының бер өлеше булырга кирәклеге турында сөйләячәкләр. Инде спикерларны әзерли дә башладылар – волонтерлар белән эшләү департаменты хезмәткәрләре белән берлектә егетләр һәм кызлар видео һәм фотоматериаллар архивы җыялар һәм үзләренең волонтерлык “карьерасы”ндагы иң якты моментлар турында презентация әзерләү өстендә эшлиләр.

Исегезгә төшерәбез, Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын оештыручылар командасына Казан илкүләм технология тикшеренү университеты, А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм техник тикшеренү университеты, Казан дәүләт энергетика университеты, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясе, «ТИСБИ» идарә университеты, Икътисад, идарә һәм хокук институты, Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Казан кооператив институты (Россия кооперация университеты филиалы) кушылды.

Коммерцияле булмаган партнерлар исемлеге тиздән киңәйтеләчәк – чемпионатның волонтерлык программасын тормышка ашыруга Россия Федерациясе регионнары да кушылачак. Бу беренче чиратта Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек һәм аны уздыру чорында хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе булган төбәкләр, шулай ук, стратегик партнерлар – ул 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын кабул итүче шәһәрләр. Россия Федерациясе субъектлары партнерлык килешүе кысаларында Чемпионат идеяләрен, су спорт төрләре кыйммәтен, сәламәт яшәү рәвеше алып баруны алга этәрү буенча мәгълүмати ярдәм күрсәтәчәк, шулай ук, 2015 елның җәендә Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын һәм «Мастерс» турнирын оештыруда катнашачак делегация туплаячак һәм әзерләячәк.

Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат үзәге