Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

9 Казан вузы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты партнерлары булды

Large_news_volunteers
12.03.2014, 22:36 Волонтерлар
Бүгенге көннән башлап Казанда узачак 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек эшләренә Татарстанның югары уку йортлары да кушылачак. Татарстан республикасы Вуз ректорлары советы каршындагы Тәрбия эшләре буенча координацияләр советының бүгенге утырышында тугыз вуз рәсми рәвештә Чемпионатның коммерцияле булмаган партнеры дип игълан ителде.

Әлегә Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын оештыручылар командасына Казан илкүләм тикшеренү технология университеты, А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм техник университеты, Казан дәүләт энергетика университеты, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясе,«ТИСБИ» идарә университеты, Икътисад, идарә һәм хокук институты, Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Казан кооператив институты (Россия коперация университеты филиалы) кушылды.

Big_img02

Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының унынчы партнер-вузы Казан (Идел буе) федераль университеты булачак. Россиянең иң эре вузларының берсе белән килешүгә кул кую 2014 елның апрель аенда планлаштырыла.

“Казан 2013” Башкарма дирекциясе Аппараты җитәкчесе – генераль директор урынбасары Лариса Сулима сүзләренә караганда, вузлар белән хезмәттәшлек Дөнья чемпионатына әзерлекнең мөһим этабын ачып җибәрә. «Бүген без иң мөһим мәсьәләне хәл итүдән – кадрлар мәсьәләсеннән башладык. Уку йортлары волонтерлар әзерләү буенча җавап бирәчәк, волонтерлар булышлыгыннан башка бер генә чараны да күз алдына китерүе кыен. Казанның 10 университеты яңа проект кысаларында Универсиадага әзерлек вакытында оештырган волонтерлар үзәкләрендә эшләрен дәвам итәчәкләр. Беренче очракта, Бөтендөнья студентлар Уеннарында катнаша алмаган беренче курс студентларына басым ясалачак. “Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты турында барысын да бел” дип аталган мәгълүмати- укыту проекты аларга һәм югары курс студентларына исәпләнгән - ул киләсе атнада старт ала. Әлеге вакыйга Чемпионатны оештыру комитеты һәм партнер-вузларның беренче уртак проекты, ләкин соңгысы түгел».

Big_img04

“Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты турында барысын да бел” проекты кысаларында студентларга Чемпионатны уздыру хокукын нәкъ менә Казан ия булуы, әлеге вакыйганың бүтән спорт ярышларыннан нәрсәсе белән аерылып торуы, медальләр яуларга нинди танылган спортчылар килүе, Чемпионатта нинди су спорт төрләре буенча ярышлар булачагы, мәсәлән, хай-дайвингның нәрсә икәнлеге турында сөйләячәкләр. Әлеге очрашуларда студентлар Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында гына түгел, Казанда ике ел дәвамында узачак бүтән спорт чараларына әзерлек эшләрендә дә катнашырга теләк белдерә ала.

Big_img07

Волонтерлар белән эшләү департаменты җитәкчесе Александр Карпов сүзләренә караганда «инде берничә атнадан Татарстан башкаласында 17 яшьтән кечерәк булган яшүсмер егетләр командалары арасында 2014 елгы Европа чемпионатының элиталы сайлап алу раунды узачак. Апрельдә шәһәр бадминтон буенча Европа чемпионаты кабул итәчәк. Җәй көне казанлыларны һәм башкала кунакларын Фехтование буенча дөнья чемпионаты, Хайдайвинг буенча дөнья кубогы һәм башка күп төрле спорт турнирлары көтә. 2014 елгы спорт вакыйгаларында эшләү өчен өч мең волонтер җәлеп итәргә җыенабыз. Һәрбер яңа спорт турнирында катнашу аларга яңа тәҗрибә бирә һәм әлбәттә ул 2015 елның җәендә Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында волонтер булып эшләргә теләүчеләргә файда гына».

Big_img06

Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына барлыгы 2 500 волонтер җәлеп ителәчәк, аларның 500 е – Россия төбәкләреннән, 50 се – дөньяның төрле илләреннән, калганнары – татарстанлылар. Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына Бөтендөнья студентлар Уеннарына караганда әзрәк волонтерлар җәлеп итү сәбәпле (2013 елгы Уеннарга 20 мең волонтер җәлеп ителгән иде), кандидатларга таләпләр планкасы сизелерлек артты. Алар чит телләрне һәм оештыру эшләрен яхшы белергә тиеш.

Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат үзәге