Стадионга ике йөзү бассейны урнаштырылачак, аларның берсе – тренировкалар, икенчесе – ярышлар өчен. Стадионда шулай ук Халыкара матбугат үзәге урнашачак. Су спорт төрләре сараенда суга сикерү, синхрон йөзү, су полосы буенча ярышлар оештырылачак.
Проектның үзенчәлеге - Су спорт төрләре чемпионатының төп кластерында урнашкан кунак зонасы. Кунак зонасында гаилә белән ял итү, күңел ачу өчен шартлар тудырылачак. 15 мең квадрат метрлы мәйданда музейлар, күргәзмә үзәкләре, концерт заллары, спорт корылмалары, фан-зоналар һәм пляж урын алачак. Кунак зонасының визит карточкасы милли авыл булачак, анда сувенир продукциясеннән алып төрле халыкларның милли кухнясына кадәр урын алачак.
Казанның үзәгендә кунак зонасы булдыру шәһәрне яхшы якка үзгәртәчәк, аның социаль һәм туристик инфраструктурасының үсешенә китерәчәк.
«Казань 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты