“Тере су” фильмының төп геройлары - Чемпионатка әзерлеккә җәлеп ителгән кешеләр: спортчылар һәм аларның әти-әниләре, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр, оештыручылар, волонтерлар, рәсми затлар һәм тамашачылар. Фильмның нигезендә әлеге геройларның ярышлар алдыннан ниләр көтүләре һәм өметләре турында, ярышлардан алган хис-кичерешләре турында хикәяләүләре ята. Дөнья чемпионнары һәм Олимпия уеннары чемпионнары Светлана Ромашина, Чад Ле Кло, Камерон Ван дер Бург, Артем Сильченко, Таня Каньотто һәм башкалар үз уй-фикерләрен тамашачы белән бүлешә... Бу инде хис-кичерешләр турында сөйләү генә түгел, спорт турында аңа гомерләрен багышлаган кешеләрнең сөйләве бөтенләй башка нәрсә. Алар 2015 елда Казанда узган бер чемпионат призмасы аша җиңүләр һәм оттырышлар, авырлыкларга бирешмәү турында сөйлиләр.
“Су көче” фильмы Су спорт төрләре буенча 16 нчы төп дөнья чемпионатына параллель рәвештә узган Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионатына багышланган. “Төшерү һәм картиналар өстендә эшне гади генә булды дип әйтеп булмый, әмма нәтиҗәләрдән без бик канәгать. Вакыйгалар бик җылы, тәэсирле, ил һәм шәһәр өчен горурлык хисләре уята торган итеп бирелгән”, - дип белдерде “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры Азат Кадыйров.
Ике картина да киң аудиториягә исәпләнгән һәм яшь буенча чикләүләре юк. Аларны Чемпионатның рәсми Youtube-каналы булган Кazan2015TV да карарга була.
Белешмә өчен:
Фильмны төшерү эше 2015 елның апреленнән сентябренә кадәр барды. Подрядчы ролендә Казанның Aidarga.ru кинокомпаниясе чыгыш ясады, проектның режиссеры - Айдар Габдрахманов.
“Тере су” фильмы 52 минут бара, рус һәм инглиз телләрендә.
“Су көче” фильмы 44 минут бара, титрлар рус һәм инглиз телләрендә.
Инде билгеле булганча, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионаты Казанда 2015 елның җәендә уздылар һәм FINA бәяләмәсе буенча, тарихта иң яхшы чемпионатлар булдылар. Ярышларның телеаудиториясе рекордлы санны - 6,8 млрд. кешене тәшкил итте.
“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте