Утырыш FINA президенты д-р Хулио Маглионе һәм FINA башкаручы директоры Корнель Маркулеску рәислегендә узды. Казанны Будапештта Татарстан Республикасы спорт һәм яшьләр эшләре министры Владимир Леонов, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры Азат Кадыйров һәм аның урынбасары Ранко Тепавчевич, шулай ук башка рәсми затлар тәкъдим итте.
Хисап презентациясеннән соң Казаннан булган кунаклар FINA бюросы әгъзаларына ДЧ-2015 Оештыру комитеты рәисе, Россия спорт министры Виталий Мутко тарафыннан гамәлгә куелган истәлекле медальләр тапшырдылар. Халыкара йөзү федерациясе конференциясендә чемпионат турында Владимир Леонов сөйләде. Ул ярышларның нәтиҗәләре, мирас һәм икътисади нәтиҗә турында хисап тотты. Министр Казанның Чемпионат телетамашачылары саны буенча да рекорд куйганлыгын ассызыклап узды. Трансляция 81 телевизион компания тарафыннан 107 илдә алып барылды. Чемпионат телетамашачыларының суммар аудиториясе бар дөнья буенча 6,840,601,835 кешене тәшкил итте.
Казанда узган чемпионат катнашучы илләр буенча да тарихта рекордлы булганлыгын да искәртеп китик. Ярышларда барлыгы 190 илдән 2413 (1152 ир-ат һәм 1261 хатын-кыз) спортчы һәм 1458 рәсми зат катнашты. Ярышлар спортның 6 төре буенча узды. 245 ярыш сессиясе уздырылды, өйрәнүләргә 1 286 сәгать вакыт китте, медальләрнең 75 комплекты уйнатылды (йөзүдә – 42, ачык суда йөзүдә – 7, суга сикерүләрдә – 13, хай-дайвингта – 2, синхрон йөзүдә – 9, су полосында – 2). 12 дөнья рекорды куелды.
Чемпионат кысаларында 4 ярыш объекты җәлеп ителде: “Казан Арена” стадионы (йөзү, синхрон йөзү – 10566 утыру урыны), Су спорт төрләре сарае (суга сикерүләр – 3440 утыру урыны), Су полосы өчен арена (су полосы - 3670 утыру урыны), “Казансу” (хай-дайвинг һәм ачык суда йөзү – 3612 урын). Ярышлар объектларының кешеләрне гомуми сыйдырышлыгы 21641 урынны тәшкил итте.
Казанның вакытлы корылмалар әзерләү буенча хәзерге вакытта башка халыкара ярышларны оештыручылар арасында зур ихтыяҗ тапкан тәҗрибәсе аерым билгеләп узылды. ДЧ-2015кә илебез һәм дөнья тәҗрибәсендә дә кабатланмас булган объектлар әзерләнде: “Казан Арена”дагы вакытлы корылмалар (25әр метрлы ике бассейн FINA тарихында беренче тапкыр футбол стадионына урнаштырылды), Су полосы өчен арена, Казансу елгасында хай-дайвинг ярышлары өчен корылма. ДЧ-2015кә Казанда барлыгы вакытлы корылмалар өчен 1500 тонна тимер конструкцияләр файдаланылган, вакытлы трибуналарда 13 264 урын булдырылган.
“Казанда чемпионатның оештырылышы белән бик горурланабыз һәм аның безнең өчен генә түгел, FINA өчен дә онытылмаслык тәҗрибә булганлыгына шикләнмибез”, - дип белдерде Владимир Леонов. Аңа Халыкара йөзү федерациясенең истәлекле плакеткасы тапшырылды.
Утырышта шулай ук Фукуока (Япония) һәм Доха (Катар) шәһәрләре кандидатураларын 2021 һәм 2023 елларда су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатлары хуҗалары итеп раслау турындагы карар да кабул ителде. 2017 елда исә чемпионат Будапештта узачак.
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте