Скворцов – тәҗрибәле “сугышчы”: Россия җыелма командасы әгъзасы, кыска суда Европа чемпионы, дөнья һәм Европа чемпионатларының күп тапкырлар призеры, шул ук 200 метрга ярышта дөнья рекорды авторы.
- Дистанциядә илдәге иң көчле йөзүче буларак, ниләр кичерәсез?
- Үз көчемә ышаныч. Мин ярыйсы ук озак – ел ярым - бу дистанциядә чемпион булмадым, ә хәзер Олимпиадага да сайланырлык ышаныч тоям. Дөнья кубогы этапларында Ирина Вятчанина, Игорь Омельченко, чит илләрдә эшли торган тренерлар белән дә аралаштым. 31 яшьтә, ни гаҗәп, күп яңа нәрсәләр белдем. Өйрәнүләр методикасы үзгәреп тора, хәтта тәҗрибәле тренерлар да эш стильләрен үзгәртәләр. Бу бик кирәк, нәтиҗәләр даими яхшыра. Җыелмада калыр өчен өйрәнүләрнең сыйфаты өстендә интеллектуаль төстә эшләргә кирәк. Нигездә мин программаны язам, тренер техникада ярдәм итә, нәрсәнедер контрольдә тота.
- Ярышларда барысы да барып чыгамы соң?
- Юк. Озын суда кыенлыклар килеп чыккан булыр иде – аларны бетерү өстендә эшләячәкмен.
- Еш очышлар сәбәпле, Дөнья кубогы этапларын ничек кичердегез?
- Сәгать пояслары алмашынуны бик җиңел кичердем, ә дистанцияне – авыр. Старттан стартка көч арта барды, ышаныч туды. Шул этапларга рәхмәтле мин, шулар аркасында гына Россия чемпионатында минем форма – 4+. Старттан стартка форма җыю миңа бик ошый, өйрәнүләр барышында моны эшләү авыр, ә ярышларда бар көчеңә тырышасың. Өйрәнүләр вакытында алай тырышыр өчен кемдер минем ачуны чыгарырга тиеш, ә ярышта бу гадәти төстә килеп чыга.
- Бу методиканы Олимпия уеннарына да саклаячаксызмы?
- Стартларны сайлап алуга алай күп булмас, ә менә җирле ярышларга – әйе. Минем өчен хәзер иң мөһим старт – апрельдә буласы Россия чемпионаты. Бу – этелеш ноктасы. Алга таба ни булачагын фаразлауның кирәге юк.
- Россия чемпионатына әзерләнгән идегезме соң?
- Әзерләндем, инде онытылган көрәш киеренкелеген искә төшерү өчен махсус төстә Дөнья кубогы этапларына җибәрүләрен сорадым. Гел Чад ле Кло белән йөздем. Чемпионга караган чакта көч артып киткәндәй була, миңа бу эффект таныш. Шәһәрдә үзеңнән яшьрәкләр белән йөзәсең, аларның осталык дәрәҗәсе кисәк артып китә. Шахматтагы кебек инде: көчле көндәш янында үзең дә көчлерәк буласың.
- Үзегез өчен кемне авторитет дип саныйсыз?
- Андый лаеклылар күп. Йөзүдә лидер – Фелпс, әмма мин, гадәттә, кешеләргә түгел, аларда булган сыйфатларга сокланам – исемнәре түгел, нәкъ менә аларда булган сыйфатлары аларны чемпион итә, хөрмәткә лаеклы затларга әверелдерә.
- Сездә нинди сыйфат ул?
- Миндә өйрәнү сәләте бар дип уйлыйм. Даими төстә нәрсәгәдер өйрәнергә тырышам.
“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте