Санкт-Петербург йөзүчесе соңгы чиктә нормативны үтәп, Израильдә узачак Европа Чемпионатына юлламага ия булды.
- Нәтиҗәңнән үзең канәгатьме син?
- Әйе, яхшы нәтиҗә, шәхси рекордым.
- Синең өчен Россия чемпионат нәрсә иде?
- Стартка әзерләндек, әмма әллә ни зур тырышлык куймадык.
- Йөз метрга йөзүдә өченче урынны алдың – кайда ялгышлык җибәрдең?
- Гомумән алганда барысы да яхшы килеп чыкты, әмма бу стартка басым ясамадык без. Калганнар зуррак әзерлекле һәм көчлерәк иде, шул гына. Мин үз ягымнан барысын да яхшы эшләдем – идеаль түгел, билгеле, әмма яхшы.
- Кыска су синең өчен нәрсә ул?
- Бу суга бик күп тапкырлар керү, миңа алар бик ошый, мина аны эшли беләм. Биредә шулай ук суга кереше яхшы булган Стас Донец булуга бик шатмын - минем өчен яхшы үрнәк, ул бу өлкәдә иң яхшылардан санала. Кыска суга һәрвакыт шат мин, озын суда түземлегемне сынарга, кыска суда – чумарга яратам.
- Европа чемпионатына нинди кәеф белән әзерләнәчәксең?
- Иң яхшы кәеф белән. Әлбәттә, күпләр моны төп старт түгел ди, Юлия Ефимова, мисалга, Россия чемпионатында катнашмый. Тренерым бу стартларның миңа үземне чарлау, өйрәнүләр процессы өчен кирәклеген әйтә. Европада, билгеле, берәр урын аласы, хәтта җиңәсе килә – әмма монда карта ничек ята инде, әмма әзерләнәчәкмен.
- Ә 50 метрга йөзүгә карашыгыз ничек?
- 50 метрга йөзү – лотерея ул, кайчакта килеп чыга, кайчакта юк. Озынрак дистанцияләрне яратарак төшәм, анда тактика кулланырга була, эш авыррак. Ә биредә кемнең раекциясе тизрәк, шул җиңә. 50 метр – 26 секунд ул. Бик яхшы дистанция: 2 минут түзүгә караганда 26 секунд түзү җиңелрәк. Һәркемнең тактикасы үзгә төрле: кемдер тизрәк башлый, әмма акрынрак төгәлли. Кемдер киресенчә. 200 метр миңа шунысы белән кызыграк та – барысы да төрлечә йөзәләр. Ә 50 метрда суга кердең, йөзеп чыктың: ни була, шул була инде.
“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте