Хәзер инде йөзүчеләрнең турнирны төгәлләүче ярышларга нинди нәтиҗәләр белән килүләрен фаразларга да була.
31 финал нәтиҗәләре буенча медальләр саны һәм көндәшлек буенча лидерлар исәбендә 3 клуб – Мәскәү, Волгоград һәм Свердловск өлкәләре санала, пьедесталда еш балкый торган Санкт-Петербург исә еш кына көмеш белән канәгатьләнә. Чемпионат хуҗалары булган татарстанлылар исә әлегә 6 нчы урында.
Бүгенге ярышлар нәтиҗәләре буенча 6 алтын медальнең 3есе Волгоград өлкәсенә, 2се – Санкт-Петербургка, 1се – Пенза өлкәсенә китте.
Мульти-медалистлар өчлеге бүгенге көнгә мондый:
1. Никита Коновалов (Волгоград өлкәсе) – 4 алтын һәм 1 көмеш медаль.
2. Дарья Устинова (Свердловск өлкәсе) – 3 алтын һәм 1 бронза медаль.
3 Светлана Чимрова (Мәскәү) – 3 алтын медаль.
Коновалов һәм Устинова үз дистанцияләрендә нормативка сыештылар һәм декабрь аенда Израильдә узачак Европа чемпионатына юлламаларга ия булдылар.
Ярымфиналлар да сюрпризларсыз гына булмады, Даниил Пахомов косплекс белән 100 метрга йөзү ярышында 54.26 секундлы нәтиҗә белән моннан ике ел элек куелган Россия яшүсмерләр рекордын яңартты. 3 нче урыннан күтәрелеп, нормативны башкарасы килә икән, ул иртәгәге финалга тизлеген арттырырга тиеш. Тагын бер кызыклы ярымфинал ир-атлар арасында брасс белән 50 метрга йөзү ярышында булды. Рекордлар куелмаса да, йөзештә лидерлык тоткан Игорь Головин һәм Сергей Гейбель, бу этапта ук нормативка сыешып, иртәгә Европага юллама өчен көрәшәчәкләрен ачыкладылар.
6 финал 6 спортчыга Европа чемпионаты ишекләрен ачты.
Йөзү буенча Россия чемпионаты
Ир-атлар, 4 х 50. Ирекле стиль
1. Волгоград өлкәсе – 1:27.41
2. Санкт-Петербург – 1:28.29
3 Свердловск өлкәсе – 1:28.95
11 ноябряь. Казан. ССТС.
- Дөресен әйткәндә, без бу ярышларга максатчан төстә әзерләнмәдек – безнең өчен бу узгынчы этап кына. Нәтиҗәмнән, нормативка сыешып, Европа чемпионатына сайлап алынуымнан бик канәгатьмен. Озын суга өстенлек бирәм, әмма кыска су белән дә хәлләр ярыйсы – иң мөһиме, борылышларны буйсындыра алам, - диде көмеш медаль иясе Мария Асташкина.
Хатын-кызлар, 100 метр. Брасс
1. Наталья Иванеева (Волгоград өлкәсе) - 1:05.82 – нормативка сыешты
2. Мария Асташкина (Пенза өлкәсе) - 1:06.12 – нормативка сыешты
3 Дарья Чикунова (Санкт-Петербург) - 1:06.63
11 ноябрь. Казан. ССТС.
Ир-атлар, 50 метр. Аркада
1. Андрей Шабасов (Санкт-Петербург) - 23.65 –нормативка сыешты
2. Антон Бутымов (Коми Республикасы) – 23.87
3 Станислав Донец (Ульяновск өлкәсе) – 23.89
11 ноябрь. Казан. ССТС.
(Никита Бодров – Россиянең яшүсмерләр рекорды - 24.11)
- Инде кичә үк авыруның беренче билгеләре күренә башлаган иде: йөткерү, борын тыгылу, мәсәлән. Иртән температура булыр дип тә уйладым. Тренер белән гайморит башланыр дип тә кайгырыштык әле, ник дигәндә, аеруча аркада йөзгәннән соң, гайморит башлана һәм мин ике атнага сафтан чыгам. Әмма бүген өйрәнүләрдән соң җиңелрәк булды. Бу авыру түгел, ә организмның ике ярыш көненнән соң кичергән стрессы булса кирәк: стартлар озак булмый торды, ә монда берьюлы күп авырлык килде. Шуңа күрә иртәгә кәефем тагын да яхшырак булыр дип уйлыйм. Нәтиҗәмнән артык канәгать түгелмен, яхшы булсын өчен бераз тизлек җитеп бетмәде. Тизрәк һәм яхшырак йөзә алуымны беләм. Эстафеталардан алып караганда да кайбер ялгышлыкларым барын күрәм. Шәхси ярышларга килгәндә, нәтиҗәләр яхшыра бара: башта кроль белән 21.69 секундлы нәтиҗә күрсәткән идем, иртән 21.44, кичкә инде 21.30 булды. Шулай булгач, торган саен тизрәк йөзәрмен дип уйлыйм, - дип белдерде баттерфляй белән 50 метрга йөзүдә алтын алган Никита Коновалов.
Йөзү буенча Россия чемпионаты
Ир-атлар, 50 метр. Баттерфляй
1. Никита Коновалов (Волгоград өлкәсе) – 22.59 – нормативка сыешты
2. Александр Попков (Санкт-Петербург) – 23.00 – нормативка сыешты
3. Кирилл Киселев (Санкт-Петербург) – 23.29
11 ноябрь. Казан. ССТС.
Йөзү буенча Россия чемпионаты
Хатын-кызлар, 200 метр. Комплекс
1. Виктория Андреева (Пенза өлкәсе) - 2.08.34 – нормативка сыешты
2. Ирина Шваева (Санкт-Петербург) - 2.10.95
3. Анастасия Осипенко (Красноярск крае)– 2:12.22
11 ноябрь. Казан. ССТС.
Йөзү буенча Россия чемпионаты
Катнаш, 4 х 50. Ирекле стиль
1. Санкт-Петербург – 1:31.80
2. Новосибирск өлкәсе– 1:32.76
3. Мәскәү – 1:32.97
11 ноябрь. Казан. ССТС.
4 нче ярыш көненең барлык нәтиҗәләрен биредә карарга була.
“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте