Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Николай Снегирев: “Саша Красных ниндидер могҗизалар күрсәтә”

Large_news_kaz_9573
10.11.2015, 20:21 Спорт
Мәскәү йөзүчесе үз дистанциясендә ике тапкыр Россиянең яшүсмерләр рекордын куеп, тамашачыларны таң калдырды. Әле бу рекордларның бик кызыклы шартларда куелганлыгын да исәпкә алырга кирәк.

Иртән ирекле стиль белән 400 метрга беренчел ярышта Мәскәү егете Николай Снегирев финишка беренче булып килде һәм Россиянең яшүсмерләр рекордын куйды - 3:45.98 күрсәткечен бирде. Николай вакыт буенча алдагы көнне ирекле стиль белән 200 метрга йөзү ярышында алтын медаль алган Татарстан егете Александр Красныхны да узып китте. Анда призлы өчлеккә Вячеслав Андрусенко һәм Михаил Полищук та кергәннәр иде. Финалда спортчы үз рекордын куйды, әмма призлы өчлеккә эләгә алмады, 3:44.51 күрсәткече белән 4 нче урынга калды. Алтын - Красныхка, көмеш – Андрусенкога, ә бронза Снегиревны 0,19 секундка узып киткән Мәскәү егете Евгений Куликовка булды.

- Ирешкән уңышларыгыз турында сөйләгез әле.

 - Мин Бакудагы Европа уеннары җиңүчесе, эстафетада Россия чемпионаты призеры, Россия кубогы призеры.

 - Иртән Александр Красныхка караганда яхшырак нәтиҗә күрсәтүгә ничек ирештегез?

 - Мин йөзештә алданрак йөздем, шул гына. Финалга бик эләгәсем килгән иде. Йөзгән чакта ориентлашыр өчен  югары класслы спортчылардан янымда беркем дә юк иде, үз сиземләвемә таянып йөзәргә туры килде.

 - Финалны ничек бәялисез?

 - Уңай. Призлы өчлеккә керәсе, нормативка сыешасы килгән иде, билгеле. Әмма барысы да алда, эшлисе эшләр күп әле. Барыбер дә иң төп старт – Олимпиадага сайлану бит.

- Сезнең дистанция нинди?

 - Хәзер мин уртача крольгә квалификацияләштем – 200, 400. Элек аркада 200, 400 метрга йөзә идем. Озын суны яратарак төшәм, әмма кыскасында да яхшы.

  - Көндәшләр турында ни әйтерсез?

  - Саша Красных бу ярышларга бик яхшы әзерлекле – ул могҗизалар тудыра. Калганнар әллә ни гаҗәпләндерми, барысы да гадәттәгечә.

 - Европа чемпионаты белән нәрсә?

 - Нормативка сыешмадым, беренче икелеккә дә эләгеп булмады – шулай булгач, бармыйм инде. Сайлап алуга әзерләнәчәкмен. Фаразларны мин күрсәткән вакытлардан чыгып кына ясап була, ә көндәшләр нәрсә күрсәтер, мине күпмегә узып китәрләр яки миннән күпмегә калышырлар – әйтүе кыен.

 

Александр Красных, үз чиратында, иртән артык көчәнү һәм финал алдыннан артык ару кирәкми дип санаган, кичкә инде ул үз нәтиҗәсен 9 секундка яхшырткан иде.  

 - Финал, белүемчә, 3:49.00 – 3:49.03тә ябылды. Аңа, мөгаен, тәҗрибә җитеп бетмәгәндер, тизлекне тою яки шундый башка нәрсә. Мин үзем дә йөзгәндә берникадәр исәпне югалттым – вакытка карарга, бу соңгы 50лекме әллә  юкмы икәнлеген аңларга маташтым, - диде ул.  

“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте