Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Йөзү буенча Россия чемпионатының 9 призеры Европа чемпионатына юллама алдылар

Large_news_dsc_8703
09.11.2015, 17:16 Спорт
25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионатының икенче ярыш көне бик кызу булып чыкты – бу көнне берьюлы 10 финал узды.

Иртән ярымфиналлар узды: ир-атларда – ирекле стиль белән 50 метрга, ә хатын-кызларда – ирекле стиль белән 100 метрга, баттерфляй белән 50 метрга һәм комплекс белән 100 метрга йөзү. Финалларда спортчылар дистанцияләрне комплекс белән, аркада, брасс белән һәм ирекле стиль белән уздылар. Моннан тыш финал ярышы 2 эстафетада иң яхшыларны ачыклады. Кичә Европа чемпионатына юллама бары тик 2 спортчыга гына эләккән булса, бу юлы җыелма командага ярыйсы ук күп спортчылар өстәлде.

Финаллар бик шатландырды. Анастасия Кирпичникова – Россиянең яшүсмерләр рекорды, Антон Чупков һәм  Елизавета Пермякова – яшүсмерләр дөнья рекорды куйдылар.

Йөзү буенча Россия чемпионаты

Ир-атлар, 4 х 50 метр. Комплекс

1.Новосибирск өлкәсе – 1:35.99

2. Санкт-Петербург – 1:36.04

3. Хабаровск крае – 1:36.54

9 ноябрь. Казан. ССТС.

Йөзү буенча Россия чемпионаты

Ир-атлар, 400 метр. Комплекс

1. Дмитрий Горбунов – 4:06.65 – нормативка сыешты

2. Николай Соколов – 4:09.78

3. Сергей Стрельников 4:10.06

9 ноябрь. Казан. ССТС.

Үземне җиңүгә, яхшы дулкынга көйләдем. Нормативка сыешып һәм шәхси рекордымнан читкә чыкмыйча йөзеп чыгасым бик килгән иде, моңа ирештем дә. 50 һәм 100 метрлар – минем дистанцияләр, 200гә бераз көч җитеп бетми. Европа чемпионатында шәхси күрсәткечләрне яхшырту һәм призлы урыннарга омтылу максатын куям. Көндәшлек ягыннан караганда, әллә ни авыр булмады, төп көндәшләр Юля Ефимова, Виталина Симонова, Валя Артемьева юк иде, - дип белдерде брасс белән 50 метрга йөзүдә алтын медаль алган Наталья Иванеева.

Йөзү буенча Россия чемпионаты

Хатын-кызлар, 50 метр. Брасс

1. Наталья Иванеева – 30.16 – нормативка сыешты

2. Вера Калашникова – 30.90

3. Мария Асташкина – 31.32

9 ноябрь. Казан. ССТС.

 - Европага, билгеле, барачакмын, мин инде җәй көне үк әзерләнүем турында белдергән идем. Үз секундларымнан бик канәгатьмен, узган ел акрынрак йөзгән идем. Европа рекордына - 48.95кә якынаерга омтылабыз. Беркая да йөрмим, өйдә әзерләнәм, бассейн тагын да тирәнрәк булса, тагын да яхшырак булыр иде дә... Гаиләм янына кайткач, авырлыклар онытыла, ял итәм. Европага кырынып барырмын дип торам, сакал-мыек йөзүгә ни дәрәҗәдә йогынты ясаганлыгын белмим, әмма тәндәге төкләрдән арындым. Бүгенге кебек яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп йөзү һәрвакытта да авыр. Карап торам, өченче призер шулай ук 51 нче секундка кадәр йөзеп чыкты, минемчә, әле без өчебез дә моңарчы мондый тизлектә йөзмәгән идек. Арытты билгеле. Никитаны күрдем: ул булмаса, мин бәлки акрынрак йөзгән булыр идем, ул мине тизләнергә мәҗбүр итте, - дип белдерде аркада 100 метрга йөзүдә алтын медаль яулаган Станислав Донец

Йөзү буенча Россия чемпионаты

Ир-атлар, 100 метр. Аркада

1. Никита Коновалов – 50.47 – нормативка сыешты

2. Станислав Донец – 50.83 – нормативка сыешты

3  Андрей Шабасов – 50.91

9  ноябрь. Казан. ССТС.

Нәтиҗә бик яхшы, мин бит бу ярышларга бөтенләй әзерләнмәдем дә. Европага барачакмын, әзерләнербез, әмма күләмне киметербез. Мин беркемнең дә кичәгедән начаррак йөзмәячәкләрен белеп тордым, шуңа да беркемгә дә карамыйча, үз көчем дәрәҗәсендә йөздем, - дип сөйләде аркада 100 метрга йөзүдә җиңүче булган Дарья Устинова.

Йөзү буенча Россия чемпионаты

Хатын-кызлар, 100 метр. Аркада

1. Дарья Устинова – 57.77 – нормативка сыешты

2. Ирина Приходько – 58.03 – нормативка сыешты

3 Анастасия Фесикова – 58.47

9 ноябрь. Казан. ССТС.

Мин нәтиҗәдән канәгать – ул узган елдагы кебек үк диярлек. Әмма мин Дөнья кубогының өч этабыннан соң биредә. Кыенрак булыр дип уйлаган идем әле, әмма сынатмадым. Кубокка килгәндә – акклиматизацияне, вакыт аермасын ярыйсы ук яхшы кичердем, үземне җыя алдым, көрәштем. Европа чемпионатында катнашырга планлаштырам, билгеле. Медальләр өчен көрәшәчәкбез! – диде брасс белән 100 метрга йөзүдә алтын медаль иясе булган Олег Костин.

Йөзү буенча Россия чемпионаты

Ир-атлар, 100 метр. Брасс

1. Олег Костин – 57.22 – нормативка сыешты

2. Антон Чупков – 57.61 - нормативка сыешты

3. Вячеслав Синькевич – 57.65

9 ноябрь. Казан. ССТС.

Йөзү буенча Россия чемпионаты

Ир-атлар, 100 метр. Баттерфляй

1. Никита Коновалов – 50.02 – нормативка сыешты

2. Александр Садовников – 50.51 – нормативка сыешты

3  Николай Скворцов – 51.20

9  ноябрь. Казан. ССТС.

Йөзү буенча Россия чемпионаты

Хатын-кызлар, 800 метр. Ирекле стиль

1. Олеся Куклина – 9:03.01

2. Наталья Курцева 9:10.10

3  Ирина Пронина – 9:15.79

9  ноябрь. Казан. ССТС.

Йөзү буенча Россия чемпионаты

Ир-атлар, 4 х 200 метр. Ирекле стиль

1. Мәскәү – 7:00.70

2. Санкт-Петербург – 7:03.13

3 Татарстан Республикасы – 7:11.68

9 ноябрь. Казан. ССТС.

Йөзү буенча Россия чемпионаты

Катнаш, 4х50 метр. Комплекс

1. Мәскәү – 1:40.05

2. Санкт-Петербург – 1:40.44

3  Новосибирск өлкәсе – 1:41.50

9 ноябрь. Казан. ССТС.

2 нче ярыш көненең барлык нәтиҗәләрен биредә белергә була.

Cу спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте