Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Александр Красных: "Мин бар һәм миңа башка берни дә кирәкми"

Large_news_print_621590_797154
www.bugulma.tatar.ru фотосы
08.11.2015, 21:28 Спорт
Йөзү буенча Россия чемпионатының беренче ярыш көнендә 25 метрлы бассейнда 5 финал узды, Су спорт төрләре сараенда беренче медальләр уйнатылды.

Европа чемпионатында катнашачак җыелма команда составына эләгү өчен беренче яки икенче урыннарны алырга, шулай ук нормативка сыешырга (бары тик яшүсмерләр нормативлары гына юк) кирәк иде – шуңа да чемпионат медале әле алдагы этапка юллама була алмый. Спортчыларның язмышлары 3 дистанциядә (эстафетадан кала барысында да) хәл ителде һәм кызыктыргыч юлламага бары тик ике спортчы – Красеных һәм Андрусенко гына ия булдылар.

Ирекле стиль белән 200 метрга йөзү ярышында беренче һәм икенче нәтиҗәләрне Татарстан Республикасыннан Александр Красных һәм Санкт-Петербургтан Вячеслав Андрусенко күрсәттеләр. Петербург егете Казанга инде өч атна элек килеп, ныгытып шөгыльләнгәнлеге турында сөйләде, бәлки нәкъ менә шул тырышлыгы аны югары нәтиҗәләргә китергәндер дә әле. Александр исә, Яна Мартынова артыннан, гадәттәгечә, Казандагы Россия чемпионатын татарстанлылар җиңүе белән ачуны дәвам итә. Красных ССТС бассейннарын бик югары бәяләде һәм дистанцияне ничек узуы турында сөйләде.

 - Йөзешнең беренче 50 метры сезнеке түгел иде инде?

 - Икенче 50се дә минеке түгел иде әле! Һәркем үзенчә йөзә, ә мин менә шундый тактика сайладым. Дөресен генә әйткәндә, мин һәрвакыт шуны сайлыйм. Тиз башласаң, йөзеп чыгарга тизлек җитеп белми.

 - Тагын нинди дистанцияләр планлаштырасыз?

 - Тәнне язып җибәрү өчен ирекле стиль белән 400 метр һәм 100 метр.  

 - Сезнең өчен бу ярышлар һәм Европа Чемпионаты Олимпиадага әзерлек булып торамы инде?

 - Әйе. Әзерлек нәкъ менә Олимпиадага йөз тотып башкарыла.

- Чит ил спортчыларының чыгышларын күзәтеп барасызмы?

 - Юк, беркайчан да! Мин бар һәм миңа башка берни дә кирәкми, нигә юк-бар нәрсәләр, кемнәрнеңдер нәтиҗәләре белән башны катырырга ди әле? Мин үз нәтиҗәмне яхшыртырга омтылам.

Нормативка сыешмаса да, халыкара класслы спорт мастеры Светлана Чимрова Мәскәүгә алтын медаль алып китә.

 - Дөресен генә әйткәндә, без 200 метрга йөзүне әзерләмәгән дә идек, әмма мин нәтиҗәмне яхшырта алуыма бик канәгать. Тренер мине старт алдыннан бик яхшылап дөрес юлга турыдады, биредә уйлап эш итәргә кирәклеген аңлатты. Мин уйладым да яхшы гына йөзеп чыктым.

 - Кыска суда йөзүдән күчәргә теләк юкмы?

 - Тренер вакыт җитте дип әйтә инде. Дөрес, теләгем юк. Алга таба ни булыр, карап карарбыз. Ничек кенә булмасын, минем иң яраткан дистанциям булып йөзлек кала бирә.

 - Кемдер сезне узып китәр дигән тойгы булмадымы?

 - Юк. Биредә Яна Мартынова да, Вероника Попова да юк, шуңа да мин стартка бик тыныч чыктым, беренче булып киләсемне төгәл белә идем. 

 

Йөзү буенча Россия чемпионаты

Ир-атлар, 200 метр. Ирекле стиль.

1.Александр Красных (Татарстан Республикасы) – 1:42.30

2.Вячеслав Андрусенко (Санкт-Петербург) – 1:43.37

3.Михаил Полищук (Мәскәү)  - 1:43.60

 8 ноябрь. Казан. ССТС.

 

Йөзү буенча Россия чемпионаты

Хатын-кызлар, 200 метр. Баттерфляй.

1.Светлана Чимрова  (Мәскәү) – 2:08.24

2.Анастасия Гуженкова (Самара өлкәсе) – 2:10.12

3.Мария Арсеньева (Самара өлкәсе) – 2:10.75

8 ноябрь. Казан. ССТС.

 

Йөзү буенча Россия чемпионаты

Хатын-кызлар, 400 метр. Комплекс

1.Кристина Вершинина (ХМАО-Югра) – 4:41.68

2.Виктория Малютина (Пенза өлкәсе)  - 4:41.88

3. Диана Шелудченко(Ростов өлкәсе) – 4:44.58

8 ноябрь. Казан. ССТС.

 

Йөзү буенча Россия чемпионаты

Ир-атлар, 4х100 метр. Ирекле стиль.

1. Санкт-Петербург – 3:10.31

2. Волгоград өлкәсе – 3:12.09

3. Мәскәү – 3:12.51

8 ноябрь. Казан. ССТС.

 

Йөзү буенча Россия чемпионаты

Хатын-кызлар, 4х200 метр. Ирекле стиль.

1. Свердловск өлкәсе– 7:49.92

2. Санкт-Петербург – 7:51.33

3. Мәскәү – 7:56.50

8 ноябрь. Казан. ССТС.

Беренче ярыш көненең ярышара нәтиҗәләрен биредә карарга була. 

 

 

"Спорт проектлары башкарма дирекциясе" КБАО матбугат хезмәте