Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Казанда Йөзү буенча Россия чемпионаты ачылды

Large_news_rackmultipart20150804-16468-1n7i12p
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
08.11.2015, 18:32 Рәсми хроника
5 көн дәвамында Россиянең спорт башкаласында илебезнең иң яхшы йөзүчеләре көч сынашачак.

Россия чемпионаты инде 3 нче елын рәттән Казанда – әле күптән түгел генә Су спорт  төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты ярышлары узган бинада – Су спорт төрләре сараенда уза. Россия Федерациясенең 57 төбәгеннән килгән 500ләп спортчы биредә үз көчләрен сынап караячак. 5 көн дәвамында медальләрнең 46 комплекты уйнатылып, ФИНА очколар таблицасы буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән спортчылар ачыкланачак.

Дүрт тапкыр Олимпия чемпионы, Бөтенроссия йөзү федерациясе (БЙФ) президенты Владимир Сальников башлангыч матбугат конференциясе вакытында Казанга җәй көне узган Дөнья чемпионаты вакытында күрсәткән кунакчыллыгы өчен тагын бер кат рәхмәт сүзләрен җиткерде.

“Рәхмәт сүзләрен тагын бер кат әйтү мөмкинлеге табылганга бик шатмын!”, - дип белдерде ул. Спорт проектлары дирекциясенең генераль секретаре Ранко Тепавчевич, үз чиратында, Владимир Сальниковка нәтиҗәле уртак эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде һәм йөзүнең Татарстан халкының иң яраткан спорт төре булуын билгеләп узды. Моннан тыш ул киләсе елга Казанда Суга сикерү буенча ФИНА дөнья сериясе этабы узачагын ассызыклап, бу хәлнең Халыкара йөзү федерациясе белән мөнәсәбәтләрне алга таба үстерүгә юл ачачагын белдерде.

Казанда уза торган чемпионат безнең өчен өй шартларында уза торган вакыйга, - дип сөйләде матбугат конференциясендә Владимир Сальников. - Спортчылар үз алларына билгеләгән планнар һәм бурычлар гамәлгә ашырылыр дип уйлыйм. Олимпиадага әзерлек башланды, тренерлар штабы көчәйтелде.

Ярышлар кысаларында судьялар, тренерлар өчен семинарлар, оештыру мәсьәләләренә кагылышлы семинар узачак.

РФ йөзү буенча җыелма командасы баш тренеры вазифаларын башкаручы Сергей Колмогоров Россия чемпионатына һәм Европа чемпионатына әзерлек турында сөйләде.

 - Беренче циклда без Олимпия сезонына әзерлекне төгәллибез. Беренче ярышлар – Россия чемпионаты, икенчесе – Израильдә узачак Кыска суда йөзү буенча Европа чемпионаты, шулай ук Санкт-Петербургта Владимир Сальников кубогына ярышлар. Ярышларга килгәндә, күпчелек тренерлар һәм спортчылар белән килешү нигезендә, әлеге өйрәнүләр циклында әзерлекне көчәйтү, ашыктыру кирәкми дигән карарга киленде. Әзерлекнең төрле якларын әйбәтләп карарга кирәк: техник ягын да, эмоциональ ягын да, дистанциянең стационар булмаган бүлемнәрен башкару нәтиҗәлелеген һәм башка күрсәткечләрне дә исәпкә алу мөһим.   

Башкача әйткәндә, спортчыларның бер өлешенә 3 күнегүләр циклының 2сен генә узарга туры киләчәк, спортчылар һәрберсе аерым программа буенча әзерләнә, шуңа да Казанда уза торган турнирга барысы да килмәгән. Әмма РФ йөзү буенча җыелма командасы баш тренеры вазифаларын башкаручы сүзләренә караганда, ярышларның беренче көнендә үк инде беренчел ярышларның нәтиҗәләре яхшы булган.

Казанда уза торган чемпионатның үзенчәлекләре – 50 һәм 100 метрлы дистанцияләрдә беренчел ярымфиналлар һәм финаллар узачак. 100 метрдан арткан дистанцияләрдә – беренчел һәм финал йөзешләре. Спортчылар финал йөзеше нәтиҗәләре буенча сайлап алыналар.

Израильдә узачак Европа чемпионатына килгәндә – монда, эстафетаны да кертеп, бик күп дистанцияләр керә. Һәр дистанциягә күп дигәндә 2 кешене сайлап алырга була. Колмогоров фаразларына караганда, анда 30-35 спортчы һәм тиешле күләмдәге тренерлар барачак. 

"Спорт проектлары башкарма дирекциясе" КБАО матбугат хезмәте