Ярышларда Россия Федарациясенең 60тан артык төбәгеннән 500ләп спортчы катнашачак. Алар арасында милли җыелма команда лидерлары – Олимпия уеннары призерлары
Анастасия һәм Сергей Фесиковлар, Евгений Лагунов, Михаил Полищук, Европа һәм дөнья чемпионнары һәм призерлары Станислав Донец, Евгений Седов, Олег Тихобаев, Никита Коновалов, Николай Скворцов, Кирилл Пригода, Вячеслав Синькевич, Вероника Попова, Дарья К. Устинова, Розалия Насретдинова бар.
Россия чемпионнары титулы өчен көрәшкә яшь спортчылар, I Европа уеннары һәм 2015 елда юниорлар арасында йөзү буенча дөнья беренчелеге триумфаторлары да чыгачак - Мария Асташкина, Мария Каменева, Арина Опенышева, Антон Чупков, Даниил Пахомов һәм башка күп кенә көчле спортчылар милли чемпионат медальләренә генә түгел, ә 2015 елның 2-6 декабрь көннәрендә Нетаниядә (Израиль) узачак кыска суда йөзү буенча Европа чемпионаты медальләренә дә дәгъва итәргә әзерләр.
25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионатының беренче ярыш көненең кичке өлеше башланыр алдыннан булачак тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы җитәкчелеге вәкилләре һәм Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты, FINA һәм LEN бюролары әгъзасы, дүрт тапкыр олимпия чемпионы Владимир Сальников та катнашачак.
5 көн дәвамында барачак ярышларда медальләрнең 46 комплекты уйнатылачак һәм ярышларда FINA очколар таблицасы нигезендә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән иң көчле спортчылар ачыкланачак. Аларның чыгышларына бәя бирәчәк 50 судьяның 23е Татарстан Республикасын тәкъдим итә.
Кызыклы спорт ярышыннан тыш тамашачыларны һәм җанатарларны күп кенә көтелмәгән сюрпризлар да көтә. Бөтенроссия йөзү федерациясе, “Тамашачылар программасы” кысаларында, Татарстан Республикасы йөзү федерациясе белән берлектә, чемпионатка махсус чакырулар алган ятим балалар һәм Идел буе федераль округы Балалар университетында укучылар өчен Россия йөзүчеләре белән автограф-сессия оештыра. Әлеге чара 8 нче ноябрь көнне Су спорт төрләре сарае вестибюлендә, ярышларның кичке өлеше башланыр алдыннан узачак.
Тренерлар, судьялар һәм команда әгъзалары өчен Россия чемпионаты ярышлары барган чорда семинарлар уздырылачак, аларда лекторлар сыйфатында СССРның һәм Россиянең атказанган тренеры Авдиенко В.Б., Россия җыелма командасы баш тренеры вазифаларын башкаручы , биология фәннәре докторы Сергей Колмогоров һәм халыкара категориядәге судья Юрий Жердев чыгыш ясаячаклар (тулырак мәгълүмат БЙФ сайтында: http://www.russwimming.ru/Chempionat_Rossii_2015_25m).
25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионатын оештыручылар сыйфатында Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Татартан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КБАО, Бөтенроссия йөзү федерациясе һәм Татарстан Республикасы йөзү федерациясе чыгыш ясый. Катнашучыларның рәсми яшәү урыннары итеп Универсиада Авылы билгеләнгән.
Ярышлар генераль партнер “Газпром” ПАО, генераль партнер “Сибирская угольная энергетическая компания” АО, Россиянең йөзү буенча җыелма командасы генераль спонсоры “Объединенная химическая компания “УРАЛХИМ” ААҖ, БЙФ спонсорлары – “Почта России” ФДУП, “Банк развития и внешнеэкономической деятельности (Внешэкономбанк)” дәүләт корпорациясе, “Корпорация “Аэрокосмическое оборудование” ААҖ, “Компьюлинк” компанияләр төркеме һәм ярышлар спонсоры “Арена” компаниясе ярдәмендә узачак.
25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионатының тантаналы ачылышы 8 нче ноябрь көнне Казан шәһәренең Су спорт төрләре сараенда 17:45 сәгатьтә башлана.
Беренчел ярышлар 10.00 сәгатьтә, ярымфинал һәм финал ярышлары 18:00 сәгатьтә башлана.
БЙФ матбугат хезмәте материаллары буенча