Рөстәм Миңнеханов барлык структураларның бердәм команда булып һәм системалы эшләүләре нәтиҗәсендә Чемпионатның бик югары дәрәҗәдә узганлыгы һәм Халыкара йөзү федерациясе (ФИНА) билгеләмәләре буенча дөньяның спорт хәрәкәте тарихында иң яхшысы дип танылганлыгы турында әйтеп узды.
“Без бу Чемпионатны бик зур спорт, дөнья мәдәниятләре һәм гореф-гадәтләр бәйрәменә әйләндерергә тырыштык, - дип ассызыклап узды Татарстан Президенты. – Чемпионатта катнашучылар Россия турында, аның зур масштаблы халыкара ярышларны иң югары дәрәҗәдә уздыра алу мөмкинлекләре турында белделәр”.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Чемпионат узганнан соң Татарстанда яшәүчеләр арасында, бигрәк тә балалар һәм яшьләр арасында су спорт төрләренә карата кызыксыну арткан. “Казан алга таба да дөньяның спорт вакыйгалары үзәгендә булыр һәм дәрәҗәле спорт чараларын кабул итәр, шулай итеп илебезнең спорт имиджын үстерер дигән өметтә калабыз”, - диде ул.
Статс-секретарь – Россия Федерациясе спорт министры урынбасары Наталья Паршикова Казандагы Чемпионатны оештыруда һәм уздыруда катнашкан белгечләргә биш мең данә истәлекле медаль тапшырылачагын белдерде.
Дөньяның иң зур спорт ярышлары өчлегенә керүче 2015 елда узган ярышлар күп кенә күрсәткечләр буенча ФИНА тарихында иң яхшысы булдылар. Чемпионат уйнатылган медальләр буенча да (75 комплект), катнашучы илләр буенча да тарихта иң зуры булды. Ә суммар телевизион аудитория исә барлык рекордларны куып узды һәм 6,8 млрд. телетамашачыны тәшкил итте.
Билгеле булганча, ярышлар 24 нче июльдән 9 нчы августка кадәр барды. Чемпионатта 2413 спортчы (1152 ир-ат һәм 1261 хатын-кыз) һәм 190 илдән булган командаларның 1495 рәсми вәкилләре катнашты.
Ярышлар спортның 6 төре буенча: ачык суда йөзү, синхрон йөзү, суга сикерү, су полосы, хай-дайвинг, йөзү буенча узды.
Казанда узган дөнья чемпионаты программасында беренче тапкыр 2 яңа дисциплина: синхрон йөзүдә катнаш дуэтлар һәм суга сикерүдә катнаш парлар кертелгән иде. Ярышлар бик кызыклы һәм тамашалы килеп чыктылар. Россия спотчылары Александр Мальцев белән Дарина Вәлитова синхрон йөзүдә катнаш парларның ирекле программасында алтын медаль алдылар.
Ярышларда 198 техник рәсми затлар – 118 халыкара һәм 80 милли судья хезмәт күрсәтте.
Гомуми медальләр исәбе буенча беренче өчлекне Кытай халык республикасы, АКШ һәм Россия Федерациясе яулады. Россия спортчылары тарафыннан 17 медаль яуланды, аларның 9ы – алтын, 4есе – көмеш, 4есе – бронза. Казанда узган Чемпионатта 12 дөнья рекорды, 12 яшүсмерләр дөнья рекорды, 32 континенталь рекорд, 19 Чемпионат рекорды куелды.
Россия җыелма командасы исәбендә 1 дөнья рекорды, 4 яшүсмерләр дөнья рекорды, 4 Россия рекорды бар. Ярышлар уздыру өчен 4 объект җәлеп ителде: “Казан Арена” стадионы (йөзү, синхрон йөзү); Су спорт төрләре сарае (суга сикерү); Су полосы өчен арена (су полосы); “Казансу” (хай-дайвинг һәм ачык сда йөзү).
Чемпионатның спорт объектларын әзерләгәндә инженерлык өлкәсендәге иң яхшы ысуллар кулланылды, аларның күбесе уникаль булып санала.
ДЧ чараларына дип сатуга чыгарылган билетларның гомуми күләме 464 140 данә иде. Шуларның 316 259 данәсе (гомуми саннан 78%) сатылган, “Пилигрим” ачылыш тантанасы шоуына сатылган билетларның саны - 40 242 (гомуми саннан 71%).
Чемпионатны әзерләү һәм уздыруда штаттагы 800дән артык кеше катнашты, ә проектка җлеп ителгән кешеләрнең гомуми саны – 40 000 тирәсе. Оештыру эшендә волонтерлар бик зур ярдәм күрсәттеләр – ДЧ-2015нең ирекле ярдәмчеләренең саны – илебезнең 21 төбәгеннән һәм 11 илдән 2212 кеше.
Чемпионатка 600ләп ММЧ вәкиле һәм 850 телетапшырулар әзерләүчеләр килде. Чемпионат турында сөйләүгә, аны пропагандалауга социаль челтәрләр дә зур өлеш кертте, АКШ, Бөекбритания, Австралия, Италия, Россия кулланучылары арасында бу өлкәдә активлык бик зур булды.
Казандагы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының социаль челтәрләрдәге гомуми аудиториясе, ТНС Групп (Kantar Media) Британия компаниясе мәгълүматлары буенча, 1 млрд. тирәсе кулланучы булган. Мәгълүматның төп чыганагы булган www.kazan2015.com рәсми сайтын 10,0 млн.нан атрык кеше караган, шуларның 7,8 млн.ы – уникаль караулар.
Чемпионатта катнашучылар һәм кунаклар шәһәрнең 26 кунакханәсенә һәм яшәү өчен уңайлы шартлар тудырылган, туклану өлкәсендә бик киң ассортиментлы Спортчылар авылына урнаштырылдылар. Спортчылар авылы ике атнага 2638 кеше өчен “өй”гә әйләнде. Ул тулысынча җиһазландырылган, анда спортчыларның ялы өчен барлык шартлар да булдырылган иде. Бу чорда 1300 урынга исәпләнгән ресторанда 96 867 кеше./тапкыр тукланды, әзер ризык күләме – 150 тонна тирәсе.
Күләмле спорт ярышлары уздырганда Казанда һәрчак киң күләмле мәдәни чаралар да уздырыла. Чемпионат барган чорда кешеләрне бер урынга туплау урыны булып ФИНА паркы хезмәт итте, үзенчәлекле концерт һәм конкурс программалары, фольклор зонасы һәм Россия һәм Татарстан халыкларының милли ишегаллары, партнерлар павильоннары һәм башка күңел ачу мәйданнары оештырылган паркка бу чорда 303 150 кеше килгән.
Кунакларның күпчелеге театрларга, музейларга, шәһәрнең истәлекле урыннарына, тарихи урыннарга да барды. Мисалга, Казан Кремленә 123 640 турист килгән. Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионаты оештыручылар өчен тагын бер сынау булды. Анда дөньяның 73 иленең 726 клубын тәкъдим итүче 2 639 спортчы катнашты. 572 медаль комплекты уйнатылды. Россия спортчылары 396 медаль яуладылар, шуларның 159ы – алтын, 113е – көмеш, 124е – бронза.
Утырыш барышында Россия Федерациясе башкарма хөкүмәт органнары вәкилләренә Татарстан Республикасының дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән, Казанда 2015 елдагы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатын һәм Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатын әзерләү һәм уздыруга зур өлеш керткәннәре өчен, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медале белән бүләкләнделәр: Паршикова Наталья Владимировна – статс-секретарь – Россия Федерациясе спорт министры урынбасары;
Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде:
Мирошникова Юлия Вячеславовна – Федераль медик-биология агентлыгының спорт медицинасын оештыру идарәсе башлыгы.
Татарстан Республикасы Президенты карары белән, Казанда 2015 елдагы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатын һәм Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатын әзерләү һәм уздыруга зур өлеш керткәнлеге өчен, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләре белдерелде:
Алешин Геннадий Петровичка – Халыкара йөзү федерациясе (ФИНА) бюросының мәртәбәле әгъзасына;
Андреева Ирина Евгеньевнага – Россия Федерациясе Спорт министрлыгының хокукый департаменты директоры урынбасарына;
Бариев Марат Мансур улына – Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт думасының физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасарына;
Брусникина Ольга Александровнага – “Россия Синхрон йөзү федерациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының беренче вице-президентына;
Власенко Алексей Викторовичка – “Россия суга сикерү федерациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасы президентына;
Кузьмин Валерий Ивановичка – Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесенә;
Лаврищев Алексей Борисовичка – Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәте идарәсе башлыгы урынбасарына;
Числов Михаил Валерьевичка – Федераль таможня хезмәтенең таможня теркәве һәм таможня контролен оештыру баш идарәсе башлыгы урынбасарына.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән, Казанда 2015 елдагы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатын һәм Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатын әзерләү һәм уздыруга зур өлеш керткәннәре өчен, Рәхмәт белдерелде:
Васин Владимир Алексеевичка –“Россия Олипия комитеты” иҗтимагый берләшмәләр Гомумроссия берлеге президенты киңәшчесенә;
Колобков Павел Анатольевичка – Россия Федерациясе спорт министры урынбасары, Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатын әзерләү һәм уздыру буенча Оештыру комитеты рәисе урынбасарына.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы приказы белән, Казанда 2015 елдагы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатын әзерләү һәм уздыруга зур өлеш керткәннәре өчен, Рәхмәт белдерелде:
Бакирей Алексей Сергеевичка – Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты өлкәсендә дәүдәт сәясәте департаменты директорына;
Гуськов Андрей Сергеевичка – кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең санитар күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасарына;
Демидов Юрий Николаевичка –“Россия ЭЭМ хезмәткәрләренең квалификацияләрен күтәрү бөтенроссия институты” өстәмә профессиональ белем бирү федераль дәүләт казна белем бирү учреждениесе башлыгы, полиция генерал-лейтенантына;
Данилов Александр Николаевичка – “Мастерс” йөзү федерациясе президентына.
“Мастерс” хәрәкәтен үстерүгә керткән өлеше һәм Казанда 2015 елда Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатын оештыру белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Президенты, Казанда 2015 елда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатын әзерләү һәм уздыру буенча Оештыру комитеты рәисе урынбасары Рөстәм Нургали улы Миңнеханов “Мастерс” йөзү федерациясенең почет билгесе белән бүләкләнде.
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте (РФ Спорт министрлыгы материаллары буенча)