Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Рөстәм Миңнеханов Татарстан спортчылары – ДЧ-2015тә катнашучылар белән очрашты

Large_news_print_678649_1060585
© prav.tatarstan.ru
19.08.2015, 16:10 Рәсми хроника
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан спортчылары – Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында катнашкан Россия җыелма командасы әгъзалары белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм спортчыларның тренерлары да катнашты.

Чара башында синхрон йөзү буенча өч тапкыр дөнья чемпионкасы булган Лилия Низамова һәм аның тренеры Нинель Кожедубка ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы рәхмәте белдерелде.   

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов очрашуга килүчеләрне ДЧның уңышлы тәмамлануы белән котлады һәм FINA президенты Хулио Маглионеның аны Халыкара йөзү федерациясе тарихында иң яхшы чемпионат дип белдерүен искәртте.

 “Россия делегациясе составында Татарстан вәкилләре булуы - күңелле хәл. Россия гомумкоманда зачетында өченче урынны алды. Федерация җитәкчеләре, Россия Спорт министрлыгы һәм без йомшак урыннарны да, кайда резервлар булуын  да күрдек дип уйлыйм, - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов. – Синхрон йөзүдә Россия командасы үз көндәшләреннән ике башка югары һәм без бу позицияне сакларга тиеш. Шулай ук башка дисциплиналарда да күтәрелү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар”.

Су полосы турында сөйләгәндә Рөстәм Миңнеханов Казанның спортның бу төре буенча үз традицияләре  булуын билгеләп узды.”Без бу потенциалны файдаланырга тиеш, Идел буе физик культура һәм спорт академиясе барлыгын исәпкә алганда, бигрәк тә. Без анда, бер яктан караганда,   үз белемнәре белән уртаклаша алачак кешеләр базасын формалаштыра алачакбыз, икече яктан – язмышларын спорт белән бәйләүче яшьләрне чакыра алабыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов.  

Ул шулай ук Казанның чемпионатка яхшы әзерләнүенә һәм казанлыларның “Мастерс” турниры кысаларындагы спорт чараларына актив йөрүләренә игътибарны юнәлтте.
“Илкүләм җыелма команда составына эләгү – бу җитди адым. Киләсе елда Олимпиада узачак, анда Татарстан вәкилләре дә булырга тиеш. Без яхшыга өметләнәбез. Әмма моның өчен хезмәт, система, әлбәттә, потенциал кирәк. Без спортчылар өчен барлык шартларны тудырырга тиеш, - диде Миңнеханов. 

 “Дөньякүләм дәрәҗәдә чыгыш ясарлык спортчылар булуы белән горурланабыз. Кемдер уңышка иреште, кемдер - юк. Спорт ул спорт, әмма потенциал зур”, - дип ышана Рөстәм Миңнеханов.

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, үз чиратында, ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка ДЧ-2015не үткәрүгә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.  Россия җыелмасына беренче тапкыр шундый күп күләмдәге Татарстан спортчылары кергәнлеген билгеләп узды ул.

Очрашу барышында спортчылар да, тренерлар да үзләренең рәхмәт сүзләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерделәр. Аерым алганда, Чаллы шәһәрендә синхрон йөзү үзәге булдыру турында фикер алыштылар.


 

 

Татар-информ МА материаллары буенча