Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Яна Чурикова: “Ник мин “Мастерс”та катнашырга язылмадым икән?”

Large_news_img_7810
10.08.2015, 11:10 Интервью
Кичә Россия телевединиесенең популяр алып баручысы ФИНА паркында булды. Ул күптән түгел генә башка төбәктән килгән, шуңа күрә Чемпионат ярышларын карый алмаган. Чурикова алдагы көндә аерылып торган волонтерларны бүләкләде һәм Су спорт төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионатын ябу тантанасына китте.

Чурикова интервьюда үзенең хис-тойгылары белән уртаклашты:

 - Чемпионат вакытында Казан ничегрәк Сезгә?

- Мин зур спорт вакыйгалары вакытындагы Казанга ияләшкән. “Универсиада” Казаны  минем яңа Казан белән танышуымның беренче тәҗрибәсе булды. Мин Универсиаданы бик сагынам, һәрвакыт дусларыма аның ничек шәп булганын сөйлим. Менә хәзер, Дөнья чемпионаты вакытында монда килгәч, күңелдә сагыну хисе кабат уяна. Казан бу вакыйганы уздыру хокукына лаеклы рәвештә иреште. Мине “Казан Арена”ны ничек бассейн итеп үзгәртүләре гаҗәпләндерде, стадионны яңа модификациясендә күрәсем килә.

- Сез әле ярышларда булмадыгызмы?

- Мин әле генә Камчаткадан кайттым, минем Дөнья чемпионатын ачу тантанасында һәм ярышларда булмавымның бердәнбер сәбәбе шул. Менә хәзер йөзү финалын карага барам, аннары Чемпионатны ябу тантанасына.

- “Мастерс”ны карага җыенасызмы соң?

- Әйе, иртәгә мин “Мастерс”ның башлануын караячакмын. Хәзер уйлыйм менә: “Ә нигә мин дә анда язылмадым икән?” Минем йөзү буенча күрсәткечләрем шактый яхшы, тренерым мине күп эшләтә, минем ГТО нормасын арттырып үтәвем ачыкланды. Минем категория өчен 50 метрны 1:30да йөзәргә кирәк, ә мин 47 секундта йөзеп чыгам. Киләчәктә тагын да тизрәк йөзәргә тырышачакмын. Бу бик шәп, “Мастерс” - яхшы тема. Йөзү минем фитнес программамның бер өлеше. Йөзәм, йога һәм пилатес белән шөгыльләнәм. Үзеңне формада тоту өчен шул җитәр дип уйлыйм. Су минем өчен – аерым стихия. Йөзү формада калырга ярдәм итә һәм буыннарга көчле йөкләнеш ясамый.

 

Яна Чурикова – Россия телевидениесе алып баручысы, журналист. Казандагы җәйге Универсиада-2013не ачуда алып баручы булып эшләгән, шулай ук 2014 елгы Сочидагы Кышкы Олимпия уеннарын ачу һәм ябу тантаналары алдыннан уздырылган шоуда эшләгән.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте

Яна Чурикова: "Ник "Мастер"ка язылмадым икән дип уйлап йөрим?"
Яңалыклар тасмасын ачарга Басма өчен версия