Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Сунь Ян: “Бу йөзүдә катнаша алмавым кызганыч”

Large_news_rackmultipart20150805-7011-g6qnsm
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
10.08.2015, 12:56 Спорт
Ике тапкыр Олимпия чемпионы булган Кытай йөзүчесе Сунь Ян кичә тамашачыларны ирекле стиль белән 1500 метрга финал йөзүендә катнашмавы белән гаҗәпләндерде. Фиништан соң спортчы матбугат конференциясендә журналистлар каршына чыкты. Финал алдыннан буыннарын язганда аның хәле киткән, шуңа күрә ул бу узышка чыкмаган. Алтынны италияле Грегорио Палтриньери яулады.

“Минем тамашачылардан гафу үтенәсем килә. 1500 метрга йөзү финалында катнаша алмадым, бик кызганыч. 800 метрга узыштан соң хәлем китте, йөрәгем авырта башлады. Бүген финал алдыннан бассейнга чыгып, буыннарны яза башлагач, хәлем начарланды һәм чыгыш ясамаска булдым. Мин бик күп йөзүләрдә катнаштым инде, миңа кыен була башлады, йөрәгем чәнчеде. Күнегүләрне бик күп ясыйм, мөгаен, шуның хикмәтедер дә”, - дип аңлатты журналистларга Сунь Ян. Ярымфиналда ул 3 нче нәтиҗә күрсәткән иде.

Тулаем алганда, Чемпионат йөзүче өчен уңышлы булды: 400 һәм 800 метрларга ирекле стиль белән йөзүләрдә ул алтын алды, ә 200-метрга йөзүдә – көмеш.

“Минемчә, мин үзем дә, шулай ук Кытай җыелма командасы да лаеклы чыгыш ясадык. Бу йөзүдә катнаша алмавым кызганыч”, – дип өстәде спортчы. Ярышлардан соң Ян, үз илендә табибларга мөрәҗәгать итеп, тикшерелеп карарга вәгъдә итте.  

“Безнең бурыч – йөзүдә алда баручы ил булу һәм Европа һәм Америка спортчылары белән уңышлы ярышу”, - дип белдерде Сунь Ян 800 метрга йөзештә җиңүдән соң. Җыелма команданың бурычы үтәлгән, спортчыга сәламәтлек һәм яңа җиңүләр генә телисе кала!

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте