Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

АКШ җыелма командасы ир-атлар арасында 4х100 дистанциягә комплекслы йөзү эстафетасында алтын медаль алды

Large_news_rackmultipart20150809-13611-1s0ghaj
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
09.08.2015, 19:31 Спорт
Әлеге минутларда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында соңгы ярыш көненең 7 нче финал йөзеше тәмамланды. Ир-атлар арасында 4х100 дистанциягә комплекслы йөзү эстафетасында дөньяның иң әйбәт 8 җыелма командасы ярышты.

Иң көчле команда булып америкалылар билгеләнде – 3:29.93 секунд күрсәткече белән алар финишка беренче булып килделәр. Икенче күрсәткеч Австралия җыелма командасыныкы булды, аларның вакыты – 3:30.08 секунд. Призерлар өчлеген французлар япты, алар дистанцияне 3:30.50 секунд күрсәткече белән үттеләр.

ДЧ-2015. Йөзү.

Ир-атлар. Эстафета. Комплекс, 4х100.

1. АКШ - 3:29.93

2. Австралия - 3:30.08

3. Франция - 3:30.50

9 август. Казан. “Казан Арена”

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте