Чемпионатның генераль партнеры “АВТОВАЗ” ААҖ хәбәр итүенчә, ДЧ-2015 барышында ике атна дәвамында LADA Campus павильонына килүче һәркем конкурста катнаша ала иде. Моның өчен интерактив викторина сорауларына җавап бирергә һәм баллар тупларга кирәк иде. Конкурста катнашучыларның сорауларга дөрес җавап биргәннәре арасыннан һәр кич өч супер-финалчыны сайлап бардылар. Моның өчен көн саен сәхнәгә балаларны чакырып, барабаннан уңыш елмайган кешеләрнең исемнәрен тартып чыгардылар.
Бүген, Чемпионат төгәлләнү көнендә, LADA Campusта 45 супер-финалчы җыелды, алар арасында төп приз – LADA Kalina Cross уйнатылды. LADA Campus стендының яшь кунагы катнашучылар исемнәре язылган табличкаларны лотерея барабанында әйләндереп, бердәнбер җиңүчене сайлап алды. Ул – Казаннан Гүзәл Хөсәенова.
Җиңүче конкурста катнашу өчен гаризаны бер көн элек кенә биргән булган: “Мин балам белән Чемпионат ярышларын карап утыра идем, биредә – ФИНА паркында идек. Кичә викторинада катнашырга уйладык. 15 сорауның барысына да дөрес җавап бирдем. Кич белән миңа шалтыратып, финалга үтүемне хәбәр иттеләр. Язмыш миңа елмайды, һәм бүген мин машина оттым!”. Җиңүче әйтүенчә, бүләккә килгән автомобиль аңа улын йөзү буенча секциягә йөртү өчен кирәк булачак!
Откан автомобильнең ачкычларын җиңүчегә ДЧ-2015не оештыру комитеты вәкиле Марат Закиров һәм АВТОВАЗ ААҖ маркетинг департаменты җитәкчесе Александр Бредихин тапшырды.
КАН-АВТОВАЗ компаниясенең Россиядәге LADA дилеры да җиңүчегә үз призын бирде. Ул – автомобильгә бушка беренче техник хезмәт күрсәтүгә сертификат.
Исегезгә төшерәбез, “АвтоВАЗ” ААҖ Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионатының генераль пертнеры булып тора. FINA белән төзелгән контрактның шартлары буенча, спортчыларны, оештыручыларны һәм судьяларны йөртү өчен Чемпионатка Lada маркасындагы 193 автомобиль тәкъдим ителгән. Алар исәбендә биш урынлы 46 Lada Largus Cross автомобиле, җиде урынлы 58 Lada Largus Cross автомобиле, 35 Lada Kalina Cross автомобиле, һәм шулай ук механик трансмиссияле автоматлаштырылган 54 Lada Granta лифтбек автомобиле бар.
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте