Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Казанда ДЧ-2015 ябылу тантанасы башланды

Large_news_rackmultipart20150809-15838-15u0f4h
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
09.08.2015, 21:30 Мәдәният
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты ябылышы тантанасында югары вәкаләтле затлар – РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев, Су спорт төрләре буенча ФИНА Халыкара федерациясе президенты Доктор Хулио Маглионе, Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан, ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты суга багышланган матур тамаша булачак.  Ачылыш тантанасында күрсәтелгән спектакль һәр тамашачыга, суның төрле сыйфатларына кагылышлы рәвештә, үзен һәм әйләнә-тирә мохитне танып белергә мөмкинлек бирүче риваять булган булса,  ябылу тантанасы исә безгә, кешене дә кертеп, суның Җирдәге барлык тереклек өчен никадәр мөһим нәрсә икәнлеген кабат искәртәчәк.  Ябылу тантанасына кереш – ачылыш тантанасының мантыйкый дәвамы – төп тема тагын су.

Тантананы тамаша кылучылар спектакльдә кабат катнашып утырачаклар. Залдагы һәр тамашачыда – ап-ак ябынгыч, аны киеп куйганнан соң ул бик зур проекция экранының бер өлешенә әйләнә. Шулай итеп трибуналар декорациянең мөһим өлешенә әйләнәләр, ә тамашачылар – тамашаның тулы вәкаләтле катнашучылары булып торачаклар.

Кереш өлештә безгә кеше һәм су арасындагы мөһим элемтә турында сөйләделәр. Бу элемтә генә дә түгел, бу бәйләнеш. Судан башка елгалар кибә, агачлар җимеш бирми башлый, чәчәкләр сула. Бер мизгелгә генә сәхнә коры чүлгә әверелә. Кайчандыр биредә тере һәм уңдырышлы җир булган, әмма бүген су белән бергә тереклек тә юкка чыккан. Сәхнәдә алҗыган һәм арыган кешеләр күренә – судан башка кеше шулкадәр кызганыч, ярдәмчесез. 36 балет артисты шундый тамаша тудырды. Әйтерсең, корылык кына аз, бушап калган чүлгә давыл килә. Әмма җил үзе белән коры ком һәм кайнар һава гына китерә шул.

Утлы давылны тудырыр өчен мәйданда 26 утлы боҗралар кулланыла. Аларның биеклеге – 3 метр. Аны пульт белән идарә итәләр. Бу система ябык бинада саклык чараларын тәэмин итә торган  күпбаскычлы саклык чараларына ия.

Чүлдә яшәүчеләр бии башлый –  ябылыш тантанасы өчен композитр Ираклий МИНАДЗЕ – “Sunny from the Moon” төркеме тарафыннан махсус язылган “Жажда “ музыкаль композициясе астында яңгыр чакыру йоласын башкаралар алар.

Табигать ролен исә тамашачылар үзләре башкарды һәм махсус яңгыр яудырдылар. Кул чабып, зал беренче яңгыр тамчылары төшкәли башлаган тавыш чыгарды, аннары тавыш ныгый барып, күк күкрәгән тавышлар ишетелде һәм сәхнәгә чып-чын яңгыр ява башлады.

Кереш өлештән соң тамашачылар югары даирә кунакларын сәламләделр. Дөнья чемпионатының ябылу тантанасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, Су спорт төрләре буенча ФИНА Халыкара федерациясе президенты Доктор Хулио Маглионе, Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан, ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Россия Федерациясе флагын күтәргәннән соң, биредә булучыларга РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев мөрәҗәгать итте: “Бүген зур спорт бәөрәме төгәлләнә, һәм минем сезне чын күңелемнән котлыйсым килә. Бары сезнең тырышлыгыгыз аркасында ул якты, шаккатыргыч һәм онытылмаслык булды. Спортчыларга гадел, матур көрәш һәм яңа рекордлар өчен, тренерларга чемпионнарны әзерләгән өчен, тамашачыларга үз командаларына көч биреп торган өчен рәхмәт әйтәсем килә, волонтерларга һәм оештыручыларга да зур рәхмәт. Әлбәттә, спортны яраткан Казанга һәм аның тагын бер тапкыр теләсә - кайсы спорт ярышларын кабул итә алуын исбатлаганы өчен дә рәхмәтемне белдерәм. Россия беренче тапкыр Дөнья чемпионатын уздыра. Без шат күңел белән биредә 190га якын илдән килгән 3000гә якын спортчыларны каршы алдык һәм Казан аларга уңыш китерсен өчен барысын да эшләдек. Дөнья беренчелегенең драйвы сезгә киләчәктә дә уңышларга ирешергә, үз рекордларыгызны куып узарга булышыр дип ышанам. Спортта аеруча да мөһим булган һәвәслекне һәм әлеге хисләрне озакка саклап калуыгызны телим. Һәм, су спорт төрләрендә әйтелгәнчә: “Җиңел су сезгә!”. Рәхмәт, Казан”.

“Барыбызның да исендә калган Дөнья чемпионаты да ахырына якынлашты. Аның барышында Су спорт төрләренең Халыкара федерациясенең иң кызыклы тарихларының берсе язылды. Барлык су дисциплиналарының барысында да 5 континентның катнашучылары безнең спортның кыйммәтлелеген яңадан исбатладылар. Мин аларга ирешкән уңышлары өчен рәхмәтлемен. Безнең атлетлар җиңүгә омтылуны популярлаштыручы ФИНАның иң әйбәт илчеләре булып торалар. Мин аларга рәхмәтлемен. ФИНАның принципларына һәм ярышларның кагыйдәләренә тугры калып, 5 континенттан килгән вәкилләр дә үз өлешләрен керттеләр. Аларга да моның өчен рәхмәт. Барыбыз да Казанда үзебезне өйдә кебек хис иттек, биредә безгә оештыру һәм объектларның сыйфатын, трансляцияләрнең югары стандартларын, җанатарларның энтузиазмнарын күрсәттеләр. Бу чемпионат, берсүзсез, су спорт төрләренең Халыкара федерациясе тарихында иң әйбәте булды. Россия һәм Татарстан Республикасы җитәкчеләренә, оештыру комитетына һәм барлык яхшы күңелле кешеләргә, аларның көч биреп торулары, энтузиазмнары һәм 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатын оештыруга керткән өлешләре өчен зур рәхмәт. Рәхмәт, Казан! Рәхмәт, Татарстан! Рәхмәт, Россия! Зур рәхмәт!”, - дип сөйләде Су спорт төрләре Халыкара федерациясе президенты, доктор Хулио Маглионе.

Ябылу тантанасы башлану Полина Гагарина башкаруындагы “A Million Voices” җыры астында Чемпионатта катнашучы 191 ил флаглары парады белән истә калды.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте