Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

ФИНА паркында ДЧ-2015не ябу тантанасын трансляцияләү

Large_news_2b9a5472
09.08.2015, 12:02 Мәдәният
Меңләгән кеше 2015 елда Казандагы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын рәсми тәмамлауның күркәм нотасы булачак гаять матур тамашаны карый алачак.

Ябу тантанасының трансляциясе Европада иң зуры саналган “Казан Арена” стадионының медиафасадында күрсәтеләчәк. Барлык кунакларны һәм башкалабызда яшәүчеләрне 20:30 сәгатьтә ФИНА паркындагы тантаналы чарага чакырабыз. Бу тамаша “Пилигрим” онытылмас ачылыш тамашасының  мантыйкый дәвамы булачак. 22:00 сәгатьтә ФИНА паркы кунаклары триумфаль салют карый алачак.

Мәгълүм ки, Чемпионатны ябу тантанасында РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев катнашачак. Тамаша “Татнефть Арена”спорт объектында узачак.

Чемпионатның төп мәдәният мәйданчыгы – ФИНА пракы – ФИНА дөнья чемпионатыннан соң да үзенең эшен дәвам итәчәк. Иртәгә Паркның төп сәхнәсендә “Мастерс” категориясендә Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын ачу тантанасы булачак. Оештыручылар күренекле артистлар катнашында бик матур концерт булачак дип вәгъдә итәләр.

Искәртәбез, ФИНА паркы 16 августка кадәр эшләячәк. Кунакларны һәркөнне бай мәдәни  программа көтә.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте