Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Виталий Мутко ДЧ-2015 волонтерлары белән очрашты

Large_news_dsc_2713
09.08.2015, 09:00 Рәсми хроника
РФ Спорт министры Виталий Мутко Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитетының ирекле ярдәмчеләре командасы вәкилләре белән очрашты. Казаннан һәм 20 партнер-төбәктән булган волонтерлар министрга Россияне алда нинди спорт проектлары көткәнлеге һәм волонтерлык безнең илдә ничек үсәчәге турында сораулар бирделәр.

Сәламләү чыгышында Виталий Мутко волонтерларга яхшы эшләүләре өчен рәхмәт белдерде һәм әлеге егет-кызларның чемпионат уңышына бик зур өлеш керткәнлекләрен билгеләп узды – Казанда узучы дөнья чемпионаты “ФИНА тарихындагы иң яхшы чемпионат” дәрәҗәсенә ия булган икән, монда ирекле ярдәмчеләрнең тырышлыгы һәм Чемпионатта катнашучылар һәм кунаклар өчен һәр объектта алар ярдәмендә тудырылган кунакчыллык атмосферасы да зур роль уйнады.

Министр белән очрашуга волонтерлар бик күп сораулар әзерләгәннәр иде, алар арасында иң мөһим сорау – әлеге Дөнья чемпионаты узганнан соң спорт волонтерларын нинди киләчәк көтүе турындагысы иде, билгеле.  Виталий Мутко аларга спорт һәм вакыйгалар волонтерлыгы хәрәкәте үсештә булачак һәм алга таба да илебездә яклау табачак дип белдерде. Якындагы елларда Россия бик күп әһәмиятле халыкара спорт вакыйгаларын кабул итәчәк -  җиңел атлетика буенча юниорлар арасында Дөнья чемпионаты, Конфедерацияләр Кубогы, Футбол буенча дөнья чемпионаты һәм башкалар. Спорт башкаласын да бик тыгыз программа көтә – күп кенә чаралар Казанда узачак. Моннан тыш егет-кызлар волонтерлык эшчәнлеген исәпкә алып бару һәм волонтерларга чараларда катнашу мөмкинлеге турында белдерү өчен бердәй база булдыру кирәклеге турындагы тәкъдимне дә белдерделәр, илебез халкы өчен актуаль булган мәсьәлә – ГТО нормалары комплексын тапшыру һәм волонтерлар өчен чит илләрдә стажировкалар узу мөмкинлекләре турында да белештеләр.

Очрашу ахырында волонтерлар шундый югары дәрәҗәдәге проектларда катнашу мөмкинлеге тудырган өчен Виталий Муткога рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм министрга Kazan Volunteers хәрәкәтенең “Мы в команде!” күкрәк билгесен тәкъдим иттеләр. Үз чиратларында партнер-төбәкләр Чемпионатны оештыру комитетыннан рәхмәт хатлары алдылар.

Казанда 2015 елның җәендәге Су спорт төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионатының волонтерлык программасы федераль дәрәҗәдә оештырылган иде һәм  оештыру комитетының коммерцияле булмаган партнерлары командасына Мәскәү шәһәренең мәдәният департаменты, Свердловски өлкәсенең физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, П.Ф. Лесгафт исемендәге физик культура, спорт һәм сәламәтлек Милли дәүләт университеты, Удмуртия Республикасының Физик культура, спорт һәм туристлык министрлыгы, Удмуртия Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы, Марий Эл Республикасының Спорт министрлыгы, Марий Эл Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Чуашстан Республикасының Физик культура һәм спорт министрлыгы, Оренбург өлкәсенең Физик культура, спорт һәм туристлык министрлыгы, Нижегород өлкәсенең Спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, Саратов өлкәсенең Яшьләр сәясәте, спорт һәм туристлык министрлыгы, Самара өлкәсенең Спорт министрлыгы, Самара өлкәсенең Яшьләр эшләре департамены, Мордовия Республикасының Спорт һәм физик культура министрлыгы,  Мордовия Республикасының яшьләр эшләре буенча дәүләт комитеты, Архангельски өлкәсенең Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Новосибирски өлкәсенең Физик культура һәм спорт департаменты, Новосибирски өлкәсенең төбәк сәясәте министрлыгы, Красноярски краеның Спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, Вологоград өлкәсенең Спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, Краснодар краеның Физик культура һәм спорт  министрлыгы, Ростов өлкәсенең Физик культура һәм спорт министрлыгы, Приморье краеның физик культура һәм спорт департаменты, Приморье краеның яшьләр эшләре департаменты, Вятка дәүләт университеты, Әстерхан өлкәсенең Спорт  һәм туристлык министрлыгы керүен  дә искәртеп үтик.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте

5 фото
Виталий Мутко ДЧ-2015 волонтерлары белән очрашты
Яңалыклар тасмасын ачарга Басма өчен версия