Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Александр Аксенов: “Греклар хәзерге заман су полосының ике метрлы баһадирлар өчен генә түгеллеген расладылар”

Large_news_rackmultipart20150808-26687-1bql1dk
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
09.08.2015, 10:00 Спорт
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында ир-атлар арасында уздырылучы су полосы турнирының шәхси бүләгенә лаек булган Казахстан җыелма командасы уенчысы Оештыру комитетының матбугат хезмәте спорт күзәтүчесе белән әңгәмәсендә белдергәнчә, ул турнирны оештыруны соклангыч дип саный һәм Дөнья чемпионаты Россиядә су спорт төрләре үсешенә этәргеч булыр дип өметләнә.

– Александр, Сезнең өчен иң кадерлесе спорт җәмәгатьчелеге тануымы яисә турнир йомгаклары буенча бирелә торган шәхси призмы?

– Минем өчен бүләкләү – спорт карьерам азагындагы зур бүләк. Мин бу призга бик озак килдем һәм, ниһаять, казанышларымны таныдылар. Мин бик канәгать. Бу минем тормышымдагы иң яхшы мизгел дип саныйм!

– Карьера азагы – киләчәк сезонда без Сезне бассейнда күрмибез дигән сүзме инде?

– Тагын бер-ике ел уйнарга җыенам әле, аннары карарбыз (елмая).

– Димәк, ким дигәндә тагын 2 ел үз клубыгыз төсен генә яклау түгел, шулай ук Казахстан милли җыелма командасын да алмаштыру дигән сүзме?

– Мин әле Казахстан җыелма командасы составында Олимпиадага барырга җыенам. Дөрес, башта әле Олимпиадага сайлап алынырга кирәк. Менә Олимпия уеннарыннан соң милли командада карьерамны тәмамларга да була.  

–  Казахстан җыелма командасы ДЧ-2015дә Россия җыелма командасыннан алгарак китте, милли команданың әйдәүче уенчылары нәкъ менә Россия чемпионатында чыгыш ясый. Ник болай булуны аңлата аласызмы?

– Башта ук әйтеп куям, Казахстан җыелма командасы чын күңелдән Россия җыелма командасына көч биреп торды һәм хуҗалар турнир челтәрендә мөмкин кадәр өскәрәк күтәрелсен дип теләделәр. Кызганыч, Россия җыелма командасы үз өендә уйнаган турнирда уңышларга ирешә алмады. Алда бит әле аларны Олимпиадага сайлап алу булачак. Минемчә, шунда барысы да хәл ителәчәк.

– Сезне ДЧ-2015тә ир-атлар арасындагы финалда Сербия җыелма командасының өстенлеге ни дәрәҗәдә гаҗәпләндерде?

– Чынлыкта, моны алдан чамалап була иде, Сербия җыелма командасының Бөтендөнья лигасында күрсәткән казанышларын исәпкә алып (Сербия җыелма командасы Бөтендөнья лигасының соңгы өч уенында гел отып килде – (2013, 2014, 2015 еллар – автор искәрмәсе).  Серблар бик тупланып уйнадылар, бу Хорватия җыелма командасына бер шанс та калдырмады. Шуның өстенә, хорватларга бу турнирда аларның әйдәүче уенчысы Никс Добут җитмәде. Белүебезчә, бу үзәк һөҗүмче допинг кулланган өчен дисквалификацияләнгән. Бу команда өчен зур югалту. Аның белән бергә һәм аңардан башка – бу икесе ике төрле Хорватия җыелма командасы.

– Сез ДЧ-2015тә ир-атлар арасында ватерпол турнирын спорт нәтиҗәләре күзлегеннән ничек бәялисез?

– Башкалардан бер башка өстен булган Сербия җыелма командасын исәпкә алмасак, калган уенчылар бер чамадагы уен күрсәттеләр. Шунысын билгеләп үтик, Греция җыелма командасы составындагы ике метрлы ватерполочылардан башка да лаеклы уйный алды. Алар командада үзара эшли белү үрәкләрен күрсәтте һәм тупланып уйнаулары белән шатландырды.

– Греклар турында аларны “команда-ачыш” дип атап була?

– Минем өчен, әйе. Алар бронза медаленә озак килделәр, идеаль составны бик озак тупладылар, бу вакыт эчендә ике югары класслы спортчы үстергәннәр. Ә аларның мобиль уены – шуңа яхшы үрнәк, хәзерге заман су полосы ике метрлы баһадирлар өчен генә түгел икән. Су полосын теләсә кем уйный ала, шул исәптән уртача буйлылар да бик уңышлы уйный алалар икән.

– Спорт турнирының иң өметне өзгән нәрсәләрен атамассызмы икән?

– Дөнья чемпионатында иң өметне өзгәне – Венгрия ир-атлар җыелма командасы чыгышы. Бүген гамәлдәге титул ияләреннән күбрәкне көткән идек. Барселонада алар лаеклы рәвештә алтын алдылар, ә монда алдагы стадиядә үк төшеп калдылар, италиялеләргә юл бирделәр. Гәрчә Италия җыелма командасы әллән и уңышларга ирешерлек булмаса да.

– Мин Сез Россияне атарсыз дип уйлаган идем, шуңа да карамастан, хуҗалар “үлем төркеменә” – иң көчлеләр төркеменә эләкте бит?

– Алар үзләре дә бу турыда әйттеләр, Россия җыелма командасы “үлем төркемендә” чыгыш ясады. Анда да алар лаеклы күренде. Әгәр америкалыларны беренче матчта җиңгән булсалар, аннары алга таба да китә алган булырлар иде. Проблема булмас та иде. Әмма греклар һәм  италиялеләр белән уңышка өмет итү мөмкин түгел.

– Өйдәге ДЧ-2015 һәм аның кысаларында уздырылучы су полосы турниры Россиядә су полосы популярлашуга һәм үсүгә этәргеч булырмы?

– Хәтта төркем этабы матчлары да бик күп тамашачы җыйды. Беләм, уеннарга эләгү өчен кешеләр Россиянең ерак төбәкләреннән килгәннәр. Трибуналарда искиткеч атмосфера хөкем сөрде, Дөнья чемпионатына кадәр баласын су полосы секциясенә язарга шикләнгән ата-аналар  балаларын шунда илтерләр дип ышанасы килә. Шуңа тагын турнирны оештыруны да өстәсәк. Бу - спорт карьерамда мин күргәннең иң яхшысы. Мин генә шулай дип уйламыйм, бу бик күп тәҗрибәле ватерполочылар фикере дә. Әгәр безнең спорт төрен исәпкә алмасаң да, күпме су дисциплинасы үсешкә этәргеч алачак. Бар да бердәм кластерда узганга, спортчылар суга сикерүләрне дә, синхрон йөзүләрне дә карый алды. Мондагы спорт объектлары искиткеч, бассейннар бик шәп – болар бар да шәһәрдә һәм шәһәр кешеләре өчен калачак бит. Оештыручылар “су – ул яшәү!” дияргә яраталар. Турнир барышында моны тамашачыларның барысы да аңлагандыр дип уйлыйм, һәм су спорт төрләре безнең илдә яңа популярлык алачак.   

– Ә Сезгә шәхсән Дөнья чемпионатыннан нәрсә истә калачак?

– Атмосферамы! Мин үз җиремдә чыгыш ясадым бит (Александр Аксенов тумышы белән Әстерханнан, профессиональ карьерасы барышында берничә сезон Казан “Синтезы” өчен чыгыш ясаган, матчларга ул команда капитаны статусында чыккан – автор искәрмәсе). Мин Дөнья чемпионатының шундый югары дәрәҗәдә узуына бик сокланам! 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте