Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

АКШ йөзүдә, Сербия – су полосында мода чыгара: ДЧ-2015нең уналтынчы көне йомгаклары

Large_news_rackmultipart20150808-32596-rft1k8
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
08.08.2015, 23:30 Рәсми хроника
ДЧ-2015 ярышлары тәмамлану алдындагы кичтә җанатарлар күпләп җыелган урын “Су полосы өчен арена” булды. Биредә Чемпионат программасындагы бердәнбер уен төрендәге ярыш – су полосы буенча турнир тәмамланды. Ир-атлар җыелма командалары арасында 1-2 урыннар өчен гадәттән тыш киеренке көрәш барды, әмма беренче урынны алучы... “Казан Арена” бассейнындагы ярышларда лидер исә АКШ командасы: Кэти Ледеки, катнаш эстафетада милли җыелма команда кебек үк, дөнья рекордын яңартты. Болар турында гадәттәге көн йомгакларында.

Флоран Манаду 50 метрга ирекле стиль белән йөзүдә беренче булды.

“Бу минем Казандагы өченче ярышым. Мин, билгеле, бик канәгать. Артыгын тели дә алмый идем. Бүген алтын алуыма бик шатмын. Тиз йөзә алуымны белә идем, әмма Натан Адриан ярымфиналда миннән тизрәк йөзде. Шуңа күрә финалда миңа авыр булды. Шулай булуга да карамастан, мин моны эшләдем!”, - диде спортчы финалдан соң.

ДЧ-2015. Йөзү

Ир-атлар. Ирекле стиль, 50 м.

1. Флоран Манаду (Франция) – 21.19

2. Адриан Натан (АКШ) – 21.52

3. Бруно Фратус (Бразилия)  - 21.55

Швед кызы Сара Шёстрем баттерфляй белән 50 метрга йөзүдә беренче булды, чемпионат рекордын яңартты һәм шәхси рекордын куйды.

“Бүген мин 50шәр метрлы ике дистанциядә йөздем. Бу минем өчен нормаль хәл. Мин бит 100 һәм 200 метрларга йөзүдә катнашып ияләшкән. Барысын да дөрес итеп эшләр өчен күп кенә детальләргә игътибар биерергә кирәклеген белә идем. 50 метрга булган дистанцияләр һәрвакыт киеренке, анда күп ялгыша алмыйсың. Бүген минем барысы да килеп чыкты дип уйлыйм”, - диде спортчы кыз.

ДЧ-2015. Йөзү

Хатын-кызлар. Баттерфляй, 50 м.

1. Сара Шестрем (Швеция) – 24.96

2. Жанетт Оттесен (Дания) – 25.34

3. Лю Ин (Кытай) - 25.37

Эмили Сибом аркада 200 метрга йөзүдә  Дөнья чемпионкасы булды.

“ Мисси Франклин белән ярышу һәрвакыт авыр, ул бит гамәлдәге Дөнья чемпионкасы. Шуңа күрә бүген җиңү бик авыр бирелде. Әмма финалда мин план белән эш иттем һәм ул миңа җиңәргә булышты. Үземне арыган кебек хис итәм. Тагын бер көн калды. Тагын өч спортчыбыз белән эстафетада катнашуга шат булачакмын. Күңелле булачак”, - дип белдерде Эмили.

ДЧ-2015. Йөзү

Хатын-кызлар. Аркада, 200 м.

1. Эмили Сибом (Австралия) – 2:05.81

2. Мисси Франклин (АКШ) – 2:06.34

3. КатинкаХоссу (Венгрия)  - 2:06.84

Чад Ле Кло баттерфляй белән 100 метрга йөзүдә җиңеп чыкты.

“200 метрга йөзүдә уңышсызлыкка юлыкканнан соң бүген җиңә алуыма бик шатмын. Алтын медаль алуыма шатланам. Әтием трибунада минем өчен җан атып утырды, бу гаҗәеп нәрсә. Мин Ласло Чехка сокланам, ул бөек спортчы. Ул карьерасын төгәлләгәннән соң мин аны сагыначакмын”, - диде спортчы фиништан соң.

ДЧ-2015. Йөзү                            

Ир-атлар. Баттерфляй, 100 м.

1. Чад Ле Кло (Көньяк Африка Республикасы) - 50.56

2. Ласло Чех (Венгрия) - 50.87

3. Джозеф Скулинг (Сингапур) - 50.96

Америка кызы Кэти Ледеки  ирекле стиль белән 800 метрга йөзүдә җиңүче булды. Җыелма команда лидеры Райан Лохте югары бәяли торган спортчы кыз бүген дөнья рекордын да яңартты.

“Бу дөнья чемпионатын шундый югары нотада тәмамлавыма шатмын. Бүген ниндидер гаҗәеп нәрсә эшли алачагымны белә идем, шуны гамәлгә ашырырга ашкындым. Рекорд кую турындагы уем стартка кадәр үк бар иде. Әмма рекорд куймыйча гына җиңгән булсам да бик шат булган булыр идем. Бу дистанцияне 8 минут та 7 секундта йөзеп узу – бу минем өчен бик зур нәрсә. Атна бик авыр булды, әмма мин ярышлардан соң формага килеп бетә алдым. Барлык дисциплиналарда да ничек чыгыш ясавым белән горурланам”, - диде “феноменаль” спортчы журналистларга.  

ДЧ-2015. Йөзү

Хатын-кызлар. Ирекле стиль, 800 м.

1. Кэти Ледеки (АКШ) – 8:07.39

2. Лорен Бойл (Яңа Зеландия)  – 8:17.65

3. Джаз Карлин (Бөекбритания)  - 8:18.15

АКШ җыелма командасы бүген бассейнда ирекле стиль белән 4x100 эстафетасында 3 минут та 23.05 секундлы күрсәткеч белән җиңеп чыкты. Команда медаль генә алып калмады, дөнья рекордын да яңартты.

 “Мисси (Франклин) соңгы метрларда  гына алга чыкты. Бу бик киеренке ярыш булды. Мондый катнаш эстафетада ярышу бик кызык. Бу бернигә дә ошамаган өр-яңа дисциплина. Мин анда үземне берникадәр иркенрәк тотам. Катнаш эстафета киләчәктә тагын да кызыграк һәм популяррак дисциплинага әйләнер дип уйлыйм”, -  дип белдерде Олимпия чемпионкасы  Натан Адриан.

ДЧ-2015. Йөзү

Катнаш эстафета. Ирекле стиль,4х100 м.

1. АКШ -  3:23.05

2. Нидерланд - 3:23.17

3. Канада - 3:23.59

 

Су полосы өчен аренада бу кичне ир-атларның хәлиткеч уенда очрашулары булды. 3 нче урын өчен матчта Греция һәм Италия командалары очрашып көч сынашты. Соңгылары, 2011 елда планета беренчелегендә җиңүче булган, Лондонда узган Олимпиадада көме медаль алган команда.  Әмма бүген уен греклар кулында булды. Матчның күп өлешендә өстенлектә уйнасалар да, уенны җиңү белән бары пенальти сериясендә генә тәмамлый алдылар алар.

ДЧ–2015. Су полосы.

Ир-атлар. 3 нче урын өчен матч.  

Греция – Италия – 7:7 (1:0, 2:2, 4:4, 0:1) (4:2 –пенальти буенча)

8 август. Казан. “Су полосы өчен арена”

Финалда беренчелек фаворитлары – Сербия һәм Хорватия милли командалары да көч сынашты. Хәлиткеч турнирга көндәшләр җиңелү ачысын бер дә татымаган килеш килеп җиттеләр.

Хорватлар инде дебютта ук каршы яклар капкасына 2 туп кертеп, өстенлектә булачакларын билгеләп куйганнар иде үзе, әма Сербия милли командасы вәкилләре уенныүз файдаларына борып җибәрергә көч таптылар һәм тәнәфескә инде исәпне үз файдаларына 5:2 ителәр. Бу уенда төп өлеш булып икенче период торды, сербиялеләр карш якка 3 җавапсыз туп керттеләр.  

Уенның икенче өлешендә инде Сербия эшен бер авырлыксыз ахырына җиткерде, исәпне 11:4 ясады. Бу саннар турнирда җиңгән команда җанатарлары хәтерендә озак сакланыр әле.  

ДЧ-2015. Су полосы

Ир-атлар. Финал.

Хорватия – Сербия – 4:11 (2:2, 0:3, 2:2, 0:4)

8 август. Казан. “Су полосы өчен арена”

Иртәгә – ярышларның соңгы көнендә спорт җәмәгатьчелеге Су спорт төрләре буенча Дөнья чемпионатының  соңгы җиңүчеләре исемнәрен беләчәк. Калган бары бер спорт төрендә – йөзүдә медальләрнең 8 комплекты уйнатыла. Ир-атлар: аркада 50 метрга, комплекслы йөзү белән 400 метрга, ирекле стиль белән 1500 метрга һәм катнаш эстафетада 4 тапкыр 100әр метрга ярышачаклар. Хатын-кызлар исә брасс һәм ирекле стильләр белән 50 метрга,  комплекслы йөзүдә 400 метрга һәм 4 тапкыр 100әр метрлы эстафетада ярышачаклар. Ярышлар 17:32дә башлана.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте