Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Чад Ле Кло: “Мин Криштиану Роналдуга охшарга тели идем”

Large_news_rackmultipart20150808-5037-ttwi49
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
08.08.2015, 20:58 Спорт
Лондондагы Олимпия чемпионы Чад Ле Кло Казандагы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында 100 метрга баттерфляй белән йөзүдә җиңү яулады. Чад үзенең бу дистанциядә дөнья чемпионы статусын раслады һәм 50.56 секунд нәтиҗәсе белән финишка килде. Ул Венгриядән 5 тапкыр Олимпия чемпионы Ласло Чехны узып китте, ярымфиналда ул аңа юл биргән иде.

200 метрга баттерфляй белән йөзү финалында Чад көмеш кенә алды, ул тәҗрибәле  венгр йөзүчесеннән арткарак калды. Бүген ул, ниһаять, җиңү шатлыгын кичерде.

“200 метрга уңышсызлыктан соң бүген җиңүемә бик шатландым. Алтын  медаль алуым белән бик бәхетлемен. Әтием трибунада миңа көч биреп утырды. Мин Ласло Чехка сокланам -  ул бөек спортчы. Ул карьерасын тәмамлагач, мин аны сагыначакмын”.

Журналистлар Чадтан, ни өчен ул 5 тапкыр Олимпия чемпионын сагыначаксыз, дип сорадылар.

“Ласло – бөек спортчы һәм аның белән бергә чыгыш ясау минем өчен зур мәртәбә. Без күп еллар буена ярышабыз. 2010 елдан алып без бер үк йөзүләрдә катнашабыз. Мин, спортчы буларак, аның белән бергә үстем. Әгәр кемне дә булса үземнең кумирым һәм минем өчен үрнәк дип санасам, ул да булса Ласло”, – дип аңлатты Чад Ле Кло.

“Мин Россиядә булуыма, шундый шәп бассейнда йөзүемә шатмын. Элегрәк мин футболчы идем, шуңа күрә футбол стадионында урнаштырылган  бассейнда йөзү – минем өчен искиткеч хәл! Футбол белән мин гомерем буе шөгыльләндем, бу минем гаилә традициясе. Мин Криштиану Роналдуга охшарга тырыша идем, шулай ук “Манчестер Юнайтед” өчен чыгыш ясыйсым килә иде. Йөзүче буларак футбол бассейнында чыгыш ясагач – хыялым тормышка ашты. Казандагы Чемпионатны оештыручыларга бу мөмкинлек өчен зур рәхмәт”,- диде Чад журналистларга.

Казандагы Дөнья чемпионатында катнашучы һәм Лондондагы Олимпия уеннарында 200 метрга баттерфляй белән йөзүдә Чадны алга уздырган Майкл Фелпска килгәндә исә, КАР спортчысы үзенең шансларын югары бәяләде.

“Билгеле, ул бөек спортчы, әмма без икебез ике төрле йөзәбез. Ул нинди нәтиҗәләр күрсәтүгә карамастан, мин дә бирешмим. Киләсе елга мин өмет белән карыйм, без бит әле очрашачакбыз, шул исәптән Олимпия уеннарында да. Минемчә, безне искиткеч тамаша көтә, ул Лондондагы Олимпиададан начаррак булмаячак”.

Азакта Чад кайсы милли җыелма команда аның дистанциясендә алга чыгачагын фаразлады.

“100 метрга баттерфляй белән йөзүдә нәтиҗәләр елдан-ел яхшыра бара. Сез үзегез дә сизәсездер, бу соңгы еллардагы иң тиз финал булды. 2009 елдан алып спортчылар мондый яхшы нәтиҗәләр күрсәтмәгән иде, мин хәтта алдан сайлап алу ярышларын да, ярымфиналны да, шулай ук финалны да  исәпкә алам. Фараз кылу бик кыен, чөнки спорт бик тиз алга бара. Карап-карыйк: безне нәрсәләр көтә икән”, – дип йомгак ясады Чад Ле Кло.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте