Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

АКШ җыелма командасы катнаш эстафетада ирекле стиль белән 4х100 дистанциягә йөзүдә алтын медаль яулады

Large_news_rackmultipart20150808-5037-rh66vb
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
08.08.2015, 19:23 Спорт
Әлеге минутларда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында бүгенге көннең соңгы финал йөзеше тәмамланды. Катнаш эстафетада ирекле стиль белән 4х100 дистанциягә йөзү буенча планетаның 8 иң әйбәт җыелма командалары ярышты.

Иң көчле команда булып америкалылар билгеләнде - алар 3:23.05 секундлы нәтиҗә күрсәтте һәм лаеклы рәвештә алтынны гына яулап калмады, ә дөнья рекордын да яңарттылар. Алар артыннан ук финишка Нидерланд командасы килде һәм 3:23.17 секундлы нәтиҗә күрсәтте. Призлы өчлекне Канада җыелма командасы япты, аларның күрсәткече - 3:23.59 секунд.

ДЧ-2015. Йөзү

Катнаш эстафета. Ирекле стиль, 4х100 м.

1. АКШ -  3:23.05

2. Нидерланд - 3:23.17

3. Канада - 3:23.59

8 август. Казан. "Казан Арена"

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте