Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Кэти Ледеки – 800 метрга ирекле стильдә йөзүдә Дөнья чемпионкасы

Large_news_rackmultipart20150808-15796-1iisn4n
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
08.08.2015, 19:19 Спорт
Бу минутларда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында бу көннең бишенче финал йөзеше тәмамланды. 800 метрга аркада йөзүдә дөньяның иң көчле 8 спортчы кызы ярышты.

Яшь америкалы Кэти Ледекины бер дә шикләнмичә ДЧ-2015нең төп ачышы дип атарга мөмкиндер. Агымдагы дөнья чемпионаты чорында бу кыз инде 200, 400 һәм 1500 метрларга ирекле йөзүдә өч алтын медаль алган иде. Бүген исә шул ук стильдә 800 метрга йөзүдә Кэти Ледекига тиңнәр тагын табылмады. Барлык көндәшләрен бик зур аерма белән артка калдырып, ул тагын пьедесталның беренче баскычына күтәрелде. Моннан тыш ул бүген дөнья рекордын да яңартты, аның нәтиҗәсе - 8:07.39 секунд.

Көмеш өчен көрәш бик нык кызды, шулай булса да финишка икенче булып Яңа Зеландия спортчы кызы Лорен Бойл килде, ул күрсәткән нәтиҗә - 8:17.65 секунд. Призерлар өчлеген британияле  Джаз Карлин япты, аның нәтиҗәсе - 8:18.15 секунд.

Америка кызы, үзе катнашкан барлык стартларда да бәхәссез лидер булганлыгына да карамастан,  бик тыйнак кыз, җиңүләре турында күп сөйләми. Сүзләр кирәк тә түгел – бу очракта нәтиҗәләр күпкә әһәмиятлерәк.

“ДЧ-2015тә безнең спорт төре ярышларының беренче көнендә үк җиңүемә бик шатмын. Бу җиңүем белән дистанциядә титулымны яклый алуыма исә икеләтә шатланам. Иң яхшы спортчылар белән ярышу – бу минем өчен зур дәрәҗә. Дөресен әйткәндә, бүгенге көнгә кадәр стартлар алдннан берникадәр дулкынланам әле”, - диде Кэти Ледеки.

 

ДЧ-2015. Йөзү

Хатын-кызлар. Ирекле стиль, 800 м.

1. Кэти Ледеки (АКШ ) – 8:07.39

2. Лорен Бойл (Яңа Зеландия)  – 8:17.65

3. Джаз Карлин (Бөекбритания)  - 8:18.15

8 август. Казан. “Казан Арена”

Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте