Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Флоран Манаду: “Командадагы иптәшләрем өчен үрнәк буласым килә”

Large_news_rackmultipart20150808-5037-1k5io5m
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
08.08.2015, 19:48 Спорт
АКШ йөзүчесе, Пекин һәм Лондон Олимпия чемпионы булган йөзүче Натан Адрианны узып һәм 21.19 секунд нәтиҗә күрсәтеп, ирекле стиль белән 50 метр дистанциягә йөзү буенча Флоран Манаду алтын медаль яулады. Казанда Манаду ирекле стиль белән 50 метр дистанциягә йөзү буенча җиңү яуларга өлгергән иде инде.

"Бу минем Казандагы өченче ярышым. Мин, әлбәттә, бик канәгать. Күбрәккә өметләнмәгән дә идем. Бүген алтын медаль яулавым бик әйбәт. Тиз йөзә алачагымны алдан ук белгән идем, әмма Натан Адриан ярымфиналда миннән тизрәк йөзде. Шуңа күрә финалда миңа бик кыен булды. Моңа карамастан, мин моны булдырдым!”, - дип сөйләде француз спортчысы фиништан соң.

Йөзүче үзенең күрсәткеченнән канәгать булуын әйтте. Бу аның максаты булган – килү һәм нәкъ менә шушы ярышта катнашу. Бөек француз йөзүчесе булу аның максаты булган дип әйтү дөрес түгел. Үзеңнең иң әйбәт вакытыңны күрсәтү өчен 50 метр арага ярышканда Флоран үзеңне җиңел хис итәргә кирәк дип әйтә.

“Мин үзем өчен билгеле титулларны яуларга тырыштым. Мин баттерфляй өстендә эшләргә һәм әлеге стильдәге ярышларның нәрсә белән бетәсен карарга уйлыйм”, - дип әйтте спортчы.

“Минем ничә тапкыр ишем ясаганымны санау һәм балачактан нәрсә эшләгәнемне исәпкә алып бару гадәтем бар. Ярышлардагы төп максатым – беренче булу. Мин ишемнәрнең санын игътибарга алам. Кайчак аларны көчлерәк эшләргә һәм азрак көч сарыф итеп дистанцияне үтәргә кирәк. Җаваплылыкка килгәндә, әлеге вакытта мин милли командада иң күп титулы булган спортчы. Әмма команданың бердәнбер вәкиле түгеллегемне дә аңлыйм. Калган көннәрдә 1-2 медаль яуларга уйлыйм. Француз командасында хәзер яшь йөзүчеләр бик күп, аларның барысы да алда әле. Мин үз командама кушылган вакытта анда тәҗрибәле йөзүчеләр күп иде. Команда буенча иптәшләремә үрнәк булырга телим”, - дип үз өмете белән бүлеште Манаду.

Матбугат конференциясеннән киткән вакытта Манаду кечкенә генә серен чиште: гадәттә файдалы азык белән генә тукланса да, бу атнада ул күп баллы нәрсәләр ашаган. Бәлки, барлык йөзүчеләргә дә моны колакларына киртләп куярга кирәктер?

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте