Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Эмили Сибом – 200 метрга аркада йөзүдә Дөнья чемпионкасы

Large_news_rackmultipart20150808-5037-1l1aoh8
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
08.08.2015, 18:12 Спорт
Бу минутларда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында бу көннең беренче финал йөзеше тәмамланды. 200 метрга аркада йөзүдә дөньяның иң яхшы 8 спортчы кызы ярышты.

Дөнья чемпионкасы булып финишка 2:05.81 секундлы нәтиҗә белән килгән Австралия кызы  Эмили Сибом танылды. Эмили инде ДЧ-2015 ярышларының даими тамашачыларына яхшы таныш – шушы көннәрдә бу кыз 100 метрга аркада йөзү ярышында алтын медаль алган иде инде. Икенче урынны, 2:06.34 секундлы нәтиҗә белән, америкалы Мисси Франклин алды. Бронза медаль Венгрия кызы Катинка Хоссуда, ул дистанцияне  2:06.84 секундлы нәтиҗә белән йөзеп узды.

“Җиңү беркайчан да җиңел биреми. Бу тырыш хезмәт, үз-үзеңне аямый әзерләнүләр нәтиҗәсе. Мин бу ярышка әллә ни даими әзерләнмәдем дә. Тренерларым да, яшәү урыным да алышынып торды. Бу шатлыкны тизрәк ватандашым Мэдисон Уилсон белән бүлешәсем килә. Бу аның дөнья чемпионатларында беренче катнашуы”, - дип белдергән иде журналистларга  Эмили Сибом 100 метрга аркада йөзүдә җиңгәннән соң.

ДЧ-2015. Йөзү

Хатын-кызлар. Аркада, 200 м.

1. Эмили Сибом (Австралия) – 2:05.81

2. Мисси Франклин (АКШ) – 2:06.34

3. Катинка Хоссу (Венгрия)  - 2:06.84

8 август. Казан. “Казан Арена”

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте