Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Сара Шестрем - 50 метр арага баттерфляй белән йөзү буенча дөнья чемпионкасы

Large_news_rackmultipart20150808-5037-1x8e90e
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
08.08.2015, 17:50 Спорт
Бу минутларда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында беренче финал йөзеше тәмамланды. 50 метрга баттерфляй белән йөзүдә дөньяның иң яхшы 8 спортчы кызы катнашты.

Швеция йөзүчесе Сара Шестрем 24.96 секундлы нәтиҗәсе белән дөнья чемпионкасы булды, ул финишка беренче булып килде һәм шәхси рекорд куйды. Аннан соң Дания спортчы кызы Жанетт Оттесен, 25.34 секундлы нәтиҗәсе күрсәтеп, финишка килде. Бронзага Кытай кызы Лю Ин ия булды – аның вакыты 25.37 секунд.

“Мин техниканы идеалга җиткерү өчен бик тырышып эшләдем. Миңа моның өчен 6 елга якын вакыт кирәк булды. Һәр елны мин ахыр чиктә омтылганыма ирешү өчен, тизлегемне арттырып, нәтиҗәне берничә секундка кыскарта бардым. Калган йөзүләрме? Шансларымны уңай дип бәялим, бигрәк тә 50 метрга баттерфляй белән. Анда да рекорд куюма әлләни ышанычым юк. Ирекле стильме? О, анда үзем теләгәнчә үк хәлләр идеаль түгел. Кызганычка каршы, минем ирекле стилемдәге техникада кайбер җитешсезлекләр бар. Анда да барыбер җиңү өчен көрәшергә җыенам. Калган йөзүләрдә үз шансларымны югары дип саныйм”, – диде турнир барышында Сара Шёстрем журналистларга.

ДЧ-2015. Йөзү

Хатын-кызлар. Баттерфляй, 50 м.

1. Сара Шестрем (Швеция) – 24.96

2. Жанетт Оттесен (Дания) – 25.34

3. Лю Ин (Кытай) - 25.37

8 август. Казан. “Казан Арена”

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте