- Татьяна Васильевна, ничек волонтер булып китүегез турында сөйләгез әле.
-Мин һәрвакыт яшьләр белән эшләдем, шуңа күрә, Казанда көмеш яшь волонтерлары хәрәкәте башлануга ук – бу 2012 елда булды – яшьләр гвардиясе белән булырга теләдем. Бу активлык та, азарт та, матур һәм якты хис-кичерешләр дә! Үз тәҗрибәмне уртаклашасым, берочтан яшьләрдән үзем белмәгәннәрне өйрәнәсем дә килде. Әмма, иң мөһиме, волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнгән чакта мөһим спорт вакыйгаларында катнашырга һәм үз активлыгыңны күрсәтергә була. Бу еллар эчендә дөнья һәм Европа чемпионатларында булырга туры килде. Волонтер булмасам, моның кадәр ярышларда була алмас идем.
- Спорт ярышлары сезнең өчен шулкадәр кызыклымы?
- Студент елларымда мин, физкультура дәресләреннән азат ителгән булсам да, ату белән дә, йөгерү белән дә шөгыльләндем. Үземне беркайчан да физкультурадан азат итеп тоймадым. Мөмкинлегемә карап, ярышларда һәрвакыт катнаша идем. Шуңа күрә минем өчен спорт ул активлык, тормыш, хәрәкәт!
- Сез волонтер сыйфатында Универсиаданы да уздыгыз. Волонтерлык хәрәкәтендә алга таба да калыр өчен үзегезгә нинди уңай якларын таптыгыз?
- Без күп нәрсәләр аша уздык,күпне күрдек, күп җирләрдә катнаштык. Шулай булуга да карамастан, алган тойгылар, хис-кичерешләр бер дә кимеми, арта гына бара. Бу күренекле кешеләр һәм яшьләр белән яңа очрашулар. Мине аларның активлыгы, аларның ярдәмгә әзер торулары, яхшы күңеллелекләре, елмаюлы йөзләре шатландыра. Бүген безнең белән шундый яшьләр булганга бик сөенәм!
- ДЧ-2015тәге эшчәнлегегез турында сөйләгез әле.
- Без биредә ФИНА паркы төркемендә эшлибез. Мин сәхнә администраторы ярдәмчесе булып саналам, бу инде барлык артистларны каршы алу дигән сүз. Аларга урыннарын билгеләргә, сәхнәгә чыгарга, аларга иҗат өчен барлык шартлар тудыру дигән сүз.
- Мондый эш белән ярышларны карарга өлгерәсезме соң?
- Әйе, әлбәттә. Безнең “көмеш” волонтерлар бар җиргә дә өлгерәләр – ха-дайвингка да, ачык суда йөзүгә дә. Кая да булса бару мөмкинлеген ычкындырмаска тырышабыз. Бер-беребезгә шалтыратабыз, билетлар табабыз.
- Волонтерлык эшчәнлегеннән тыш ни белән шөгыльләнәсез?
- Мин эшлим, белгечлегем буенча психолог һәм математик. Элегрәк социаль эшчәнлек белән шөгыльләндем, хәзер социаль темаларга анкеталар тутыртам, бу да мине бик нык җәлеп итә һәм яңа белемнәр бирә.
- Гаиләгез сезнең волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүегезне хуплыймы?
- Билгеле. Инде 3 оныкчыгым булуга һәм алар белән генә шөгыльләнергә мөмкин булуга да карамастан, балаларым минем үземнең дә кызыксынуларым булуны аңлыйлар. Дөреслектә, мин барына да өлгерәм: эшчәнлек белән шөгыльләнергә дә, оныкчыкларым белән очрашырга да, күргәннәрем белән уртаклашырга да.
- Оныкчыкларыгызны волонтерлык эшчәнлегенә тартырга теләмисезме?
- Әйе! Аларны да шуңа тартам. Хәзер инде яшьләре буенча аларның волонтерлык эшчәнлегенә кереп китү мөмкинлекләре бар.
Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте