Фестиваль кысаларында чакырылган кунаклар – “Детективное Агентство Лунный Свет” КВНның өлкән лигасы вәкилләре – көннең иң әйбәт волонтерларын бүләкләделәр. Чараның хедлайнеры Тимур Бабъяк сүзләренчә, КВН уйнаучылар һәм волонтерлар арасында охшашлык күп. “Без - КВН уйнаучыларны һәм волонтерларны, иҗат белән шөгыльләнүче бөтен кешене бер нәрсә берләштерә – энтузиазм. Ул һәр эштә иң мөһим нәрсә, ә волонтерлар Казан кунакларына үз теләкләре белән булышалар һәм, шул исәптән, безгә дә. Аларның булышлыгыннан башка Чемпионатны башкарып чыгып булмас иде!”, - дип сөйләде Тимур.
“Әлеге фестивальне оештырган вакытта без бу чараның бөтен җаваплылыгын һәм глобальлеген аңлап эш иттек. Чөнки КВН уйнаучылар Дөнья чемпионаты паркында чыгыш ясарга тиешләр иде. Димәк, барлык мәзәкләр сайлап алу юлын үттеләр, нәтиҗәдә, ИФО һәм Татарстан Республикасының бары тик иң әйбәт командалары гына ФИНА паркы кунакларына үз иҗатларын тәкъдим итә алдылар”, - дип сөйләде ТР КВН яшьләр иҗтимагый оешмасы директоры Илдар Фәттәхов.
Фестивальдә катнашкан һәр команда өй эшен әзерләргә тиеш иде. Нәкъ менә аңа һәм тамашачыларның соклану реакциясенә карап фестивальнең җиңүчеләре билгеләнде. Беренче урынны Казаннан “СНГ” командасы, икенче урынны Мордва Республикасыннан “Шифер” ЧОП командасы, өченче урынны “Добро пожаловать в Казань” командасы яулады. Барлык җиңүчеләргә дә истәлекле һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте