75 соло чыгыш ясаучылар, 4 команда – ФИНА паркының сәхнәсенә биюне яраткан нәкъ менә шунын кадәр кеше җыелган иде. Фестивальне оештыручы Марат Казиханов әйтүенчә, бию кечкенә нәрсәдән башлана - куркуны җиңү мөһим, үзеңә һәм башкаларга мөмкин булмаган нәрсәнең мөмкин булуын исбатларга кирәк!
“Фестивальнең төп идеясе – сәламәт яшәү рәвешен һәм бию сәнгатен пропагандалау. Миңа, үзем биюче буларак, яшьләргә үзләрен зур сәхнәдә тоеп карау мөмкинлеген бирү бик мөһим. Фестивальдә теләге булган, үзенең көченә ышанган, көндәшлектән курыкмаган һәм яңа үрләр яуларга әзер булган һәркем катнаша алды”, - дип сөйләде Марат.
Бию командалары кара-каршы шушы номинацияләрдә ярыштылар:
Иң көтелмәгән һәм игътибарны җәлеп иткән номинация Me against the music булды. Ул “Я против музыки” дип тәрҗемә ителә һәм нәкъ менә анда диджейның теләсә кайсы музыка юнәлешендәге композицияне куярга хокукы бар иде. Кем шул музыкага кушыла һәм иң әйбәт бию күрсәтә ала, шул биюче җиңүче булып чыга. Бу номинациядә иң әйбәт биюче булып Глеб исемле егет танылды.
“Дөреслектә, мин эштә бик арыдым һәм бераз ял итмәкче идем. Бүген җиңүче булырмын дип уйламадым да, әлбәттә, халыкара конкурсларда катнашу тәҗрибәм бар, әмма Дөнья чемпионаты кысаларындагы фестивальдә җиңү минем өчен зур хөрмәт”, - дип бүлеште үз хисләре белән Глеб.
Һәр кич ФИНА паркында барлык килүчеләрне дә ялкынлы концерт программасы көтә. Расписание белән тулырак биредә танышырга мөмкин.
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте