Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Ольга Брусникина: “Синхрон йөзүдә ир-ат заты хатын-кыз булып калырга тиеш түгел”

Large_news_swi_1245
08.08.2015, 10:00 Спорт
Синхрон йөзү буенча өч тапкыр Олимпия чемпионкасы Ольга Брусникина Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты матбугат хезмәтенең спорт күзәтүчесе белән әңгәмәдә үзенең ярышлардан алган хис-тойгылары белән уртаклашты, микст-дуэтлар дебютчылары һәм Наталья Ищенконың триумфаль кире кайтуы турында сөйләде.

– Ольга Александровна, Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында узган синхрон йөзү турнирын уздыруны ничек бәяләр идегез?

– Бар да бик югары дәрәҗәдә узды! Бу минем субъектив фикерем генә түгел. Шушы ярышларның директоры буларак, миңа ФИНАның техник делегатлары белән еш аралашырга туры килә һәм аларның компетентлы һәм объектив бәяләре бигрәк тә мөһим. Казанда барысын да кунакчыл каршы алдылар, бар да иң югары дәрәҗдә узды, ә шәһәрнең үзендә бик ачык кешеләр яши икән, диде алар. Бу субъектив бәяләү булырга мөмкин булмаган белгечләр фикере. Ул ситуацияне тулысынча чагылдыра.

– Сезнең фикерегезне белү аеруча кызык, Сез бит инде быел берничә мәртәбә “Казан Арена”га инспекция визиты белән килдегез, ә ДЧ-2015тә Сез бу объектта эшлидә алдыгыз. Стадионда эшләгән чорда хис-тойгыларыгыз күпкә үзгәрдеме?

–Казанның масштаблы спорт ярышлары уздыру буенча бик зур тәҗрибәсе бар. Монда оештыручыларның профессиональ һәм оешкан командасы эшли, алар спортның нәрсә икәнен, тамашачылар нәрсә теләгәнне һәм телевидениегә матур телевизион сурәтне ничек тапшырырга кирәк икәнне бик шәп аңлыйлар. Монда һәр деталь гомуми күренешкә дөрес урнаштырыла, һәр карар мантыйклы, ә һәр кеше башкаларны уңай дулкынга күчерә һәм әйбәт хисләр сеңдерә ала. Нинди дә булса сораулар килеп туса да, алар аны бер мизгелдә хәл итәләр. Миңа ниндидер бюрократик каршылыклар белән көрәшергә туры килмәде, мин профессионаллар командасында эшләдем. Тагын бер кат кабатлыйм - бар да иң югары дәрәҗәдә узды.

– Башта ДЧ-2015 ярышларын футбол стадионында уздыру фикере шактый гына бәхәсләр уятты. Синхрон йөзү турниры белән кызыксыну башкаларга бу экспериментны уңышлы дип санарга мөмкинлек бирүе белән килешәсезме?

– Миңа күпләр Казанда синхрон йөзүдәге кебек масштаблы тамашаны үз гомерләрендә беренче тапкыр күрүләрен әйттеләр. Элегрәк бит шушы Дөнья чемпионатында мондый ярышларны футбол стадионында уздыру тәҗрибәсе юк иде: ике 50 метрлы бассейн бер-береннән якында гына урнашкан; спортчылар өчен дә, шулай ук тамашачылар өчен дә уңайлы шартлар – моны барлык кунаклар да билгеләп үттеләр. Минемчә, киләчәктә бу уңышлы тәҗрибәне үзләрендә су спорт төрләре буенча Дөнья чемпионатын кабул итәчәк башка илләр дә үзләштерергә мөмкин. Планета беренчелеген кабул итәргә телүченең бассейны булмаса, аны теләсә-кайсы урында уздырырга мөмкин, теләк кенә булсын (көлә).

– Ә спортчы кызлар ачык һавада чыгыш ясауларына аптырамадылармы соң?

– Дөнья чемпионатына килүче спортчылар төрле мәйданчыкларда чыгыш ясау буенча зур тәҗрибәгә ия, шул исәптән ачык һавада да. Ник алар моңа аптырарга тиеш. Безне старт көннәрендә һава торышының начар булуы гына бераз куркытты һәм кызларга беркадәр уңайсызлык тудырды. Әмма бу озакка сузылмады һәм ахырда бар да әйбәт узды. Синхрончы кызлар өчен ачык һавада чыгыш ясау – үзе бер рәхәт. Бассейннан аермалы буларак, мондый мәйданчыкларда һава шәп. Безгә хәтта ярышларда катнашучылардан рәхмәт хатлары һәм открыткалар килде. Синхрон йөзү буенча ярышлар иң югары дәрәҗәдә узды дип өзеп әйтә алам, һәм, форсаттан файдаланып, Оештыру комитетына да, илебез судьяларына да рәхмәт белдерәсем килә, алар турнирның беренче көненнән алып соңгысына кадәр бик яхшы эшләделәр. Барысына да бик зур рәхмәт! Профессионаллар эшләгәндә һәрвакыт яхшы нәтиҗә килеп чыга. Казандагы процесста катнашучыларның барысы да бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар иде.

– Трибуналардан килгән басымны синхрончы кызлар ничек кабул иттеләр, сере нәрсәдә, элек бит күбесенә мондый аудитория алдында чыгыш ясарга туры килмәгәндер?

– Бу кадәр тамашачы караган ярышларда катнашу теләсә кайсы спортчыга, синхрончыларга да бик күңелле. Табигый ки, бу өстәмә көч бирә. Безгә бит гадәттә бу кадәр халык йөрми, шуңа күрә җәмәгатьчелекнең мондый игътибары аеруча күңелле. Тамашачылардан килгән җылылык барлык катнашучыларга да җитте, һәркемне алкышларга күмделәр (елмая). Бу искиткеч! Ә Россия җыелма командасына ничек көч биреп утырдылар – бу бит могҗиза!

– Бассейн хуҗалары турында сүз чыккан икән, турнирдан алган иң шәп хис-тойгылар – Россия җыелма командасы чыгышымы?

– Билгеле ки, без алардан иң матур чыгыш көткән идек, һәм алар безнең өметләребезне акладылар.

– Ә башка катнашучыларның моңа мөнәсәбәте нинди, синхрон йөзүдә Россия җыелма командасы гегемониясе күптән барлыкка килде бит инде, ул бу юлы синхрон йөзүдә мөмкин булган 9 алтын медальнең 8ен алды?

– Яшермим, вакыт-вакыт кайберәүләрдән Россия җыелма командасының даими уңышлары туйдыра дигән сүзләр дә килеп җитә. Әмма шунысын да аңларга кирәк, бу җиңүләр объектив бит. Объектив бәяләсәң дә, без иң яхшылар! Әгәр безнең кызлар мөмкинлек бирсә, безне күптән инде икенче яисә хәтта өченче урынга да төшерерләр иде. Әмма команданың шул дәрәҗәдә яхшы чыгышлары моны эшләргә бер генә мөмкинлек тә калдырмый. Суга сикерүләрдә, мисалга, Кытай суга сикерүчеләре гегемониясе бар, әмма анда бер дә мондый сораулар тумый бит. Нигә? Чөнки алар үз эшләрен иң югары дәрәҗәдә башкаралар. Биредә дә шул ук хәл күзәтелә.

–  Судьяларның билге кую буенча яңа критерийлары билгеләнсә дә, лидерлыкны саклап кала алу кызыклы күренеш. Матбугат конференцияләрендә россиялеләр үзләре үк кайбер балларның аларга ни өчен һәм ничек куелуларын аңламаулары турында әйттеләр.

– Әйе, бу Дөнья чемпионаты беренче тапкыр синхрон йөзүдә судьяларның яңа системасы аша үтте. Әмма мин ФИНА ел саен әлеге сорауга ачыклык кертергә тырышу өчен барысын да эшли дип әйтә алам. Күпмедер вакыттан соң спортчылар да, тамашачылар да әлеге үзгәрешләрнең бары тик файда гына китерүен аңларлар дип уйлыйм.

– Әмма Дөнья чемпионатында микст-дуэтларның чыгышын яктыртканда, бер танылган комментатор турыдан-туры эфирда моңа карата каршылыклы фикер әйтте.

– Микст-дуэтларның чыгышы – ул аерым сорау. Россия пары сайлап алу раундында җиңеп, соңыннан финалда беренче урын өчен көрәштә оттырганнан соң, җәмәгатьчелек күбрәк шелтә белдергәндер дип уйлыйм. Монда бөтен судьяларның билгеләре критерие системасына сорау була алмый, сорауларны соңгы нәтиҗә тудырды.

– Әмма күңелегездә сез Дмитрий Губерниев белән килешәсезме?

–  Дөнья чемпионатының программасына микст-дуэтларны кабул иткәндә яңа программа төренә дә гади дуэтларныкы кебек үк билге критериен тәкъдим итү ягы буенча мин Губерниев белән килешәм. Яңа дуэтны бәяләү эшендә бернинди яңа кагыйдәләр дә кертелмәде. Ягъни, фактик яктан, без “кыз-кыз” дуэты чыгышына караган программаны күрергә тиеш идек. Америка пары шаблоннан читкә китте һәм синхронлыкка, тәңгәллеккә басым ясамады. Һәм алар бу яктан уңышка ирештеләр! Киләчәктә ФИНА микст-дуэтларда ир-атларның ролен билгеләячәк, һәм аларның чыгышлары бөтенләй башка критерийлар буенча бәяләнәчәк дип ышанасы килә. Болай эшләү икенче ракурстан бәяләнәчәк бөтенләй башка программаларга юнәлеш бирер иде.

Казандагы Дөнья чемпионатында без “элекке кагыйдәләр буенча уйнадык”, нәкъ менә шулар буенча Россия җыелма командасының микст-дуэтлардагы программасы куелган да иде инде. Моның белән беррәттән, америкалылар бер адымны читкә ясадылар, нәтиҗәдә, судьяларның “файллары бер-берсенә туры килмәделәр”. Проблема нәкъ менә шунда булды. Әмма үземнең фикеремне җиткерәсем килә, әгәр дә хәзер гамәлдә булган кагыйдәләр буенча бәяләсәң, безнең парыбыз әйбәтрәк чыгыш ясады.

– Дөнья чемпионаты программасындагы микст-дуэтларның  дебютын уңышлы дип атарга мөмкинме?

– Әлбәттә! Аны чын мәгънәсендә уңышлы дебют дип атарга була, хәтта Россия җыелма командасының чыгышын исәпкә алганда да. Хәзер бу хакта сирәк искә алалар, әмма ярышлар башланганчы Россия пары өченчедән дә югарырак урынны алмас  дип фаразлаганнар иде. Әмма бу ел эчендә Александр Мальцев бик көчле алга китеш ясады һәм барлык скептикларның фикере ялган булуын исбатлады.

– Микст-дуэтлар чыгышыннан соң ук бу төрне Олимпия программасына кертү турындагы сүзләр китте. Иртәрәк булмасмы?

– Минем карашымча, иртәрәк әле. Олимпия программасына керү өчен төп шартларның берсе булып дисциплинаның дөнья масштабында диапозоны киң булырга тиешлеген барысы да яхшы беләләр. Ә микст-дуэтларда программаны тәкъдим итүчеләр унлап илдән артык түгел һәм алар барысы да Европа илләре. Шуңа күрә, минем карашымча, бу темага сүз сөйләүләр иртәрәк башланды. Әйдәгез, иң элек микст өчен яңа кагыйдәләрне көтик, бүгенге көнгә бит әле аларга билгеләрне “кыз-кыз” критерийлары буенча куялар. Микстның гадәти дуэттан төп аермасы нидә икәнлеген аңламыйча торып бу теманы күтәрергә дә кирәк түгел. Синхрон йөзүдә ир-ат ролен билгеләү бик кирәк. Ир-ат анда ханы-кызның күчермәсе түгел, ә ир-ат булырга тиеш.

– Дөнья беренчелекләренең һәркайсы, гадәттә, спортта алдагы елларга тенденцияләрне билгеләп куя. Бу Чемпионатта Сез нәрсәне билгеләп кала алдыгыз.

– Инде аңа карата фикерләремне белдергән микст-дуэтларны куштырнаклар эчендә калдырсак, хәзерге вакытта төркем белән шөгыльләнүләргә кызыксыну артканлыгын билгеләп үтәр идем. Бу дөнья чемпионатында уен төрләрендә: техник, ирекле һәм катнаш төрләрдә медальләрнең өч комплекты уйнатылу юкка гына түгел. Биредә хай-лайтлар гына тәкъдим ителмәгән иде. Синхрон йөзү үсеше тенденциясе нәкъ менә шул юнәлештә хәрәкәт итә дип уйлыйм. Һәм хәзерге вакытта басым нәкъ менә төркем программаларына ясала, шуларга зур игътибар бирергә кирәк. Хәзер акробатик этюдларга мода кире кайта: күтәреп алулар, ыргытулар, сикерүләр. Шушы көннәрдә Казанда тренерлар һәм судьялар өчен зур семинар узды, анда төрле дәрәҗәдәге күтәреп алулар өчен катлаулылык коэффициенты турында зур фикер алышулар булды.  Киләчәк нәкъ менә шушы юнәлештәдер дип уйлыйм.

– Наталья Ищенконың синхрон йөзүгә триумфаль кайтуы ДЧ-2015 турында сөйләгәндә аерым тема булып тора.

– Олимпия дуэтыбызның кире кайтуы игътибарсыз кала алмый иде инде, билгеле. Барысы да кызларыбызны кабат яхшы формада күрергә әзерләнделәр, әмма алар тамашачыларны матур чыгышлар белән шатландырып кына калмадылар, ә аларны һәм судьяларны да шаккатырып, киләчәк Олимпиада алтынын да беркемгә дә бирмәячәкләрен күрсәттеләр (елмая). Аларның әзерлек дәрәҗәсе бик югары иде һәм бәяләр моны күрсәтеп тора да!

–Ищенко – Ромашина дуэты чыгышы, Россия җыелма командасының триумфаль чыгышы, үз илебездә узган ДЧ-2015 – болар барысы да кызларны, хәзер инде малайларны да синхрон йөзү белән шөгыльләнә башларга этәрер дип уйлыйсызмы?

– Сүз дә юк, һәр зур спорт чарасы синхрон йөзү үсеше өчен бик мөһим. Үз илебездә узган Дөнья чемпионаты турында әйтеп тә торасы юк инде.  Казандагы турнир – безнең спорт төрен үстерү һәм популярлаштыруга бик зур этәргеч. ДЧ-2015тән соң спорт мәктәпләрендә популярлык бик нык артып китәр, ата-аналар үзләренең кызларын, хәзер инде малайларын да синхрон йөзү секцияләренә бирергә теләрләр дип уйлыйм. Бу бик шәп! Безнең спорт төрендә көндәшлек барыннан да зур. Илебез эчендә дөрес көндәшлек була икән, милли командабыз өчен ныклы резерв булачагына өметләнә алабыз.  

Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте