Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

АКШ хатын-кызлар җыелма командасы ирекле стиль белән 4х200 эстафетада алтын алды

Large_news_rackmultipart20150806-23560-jlurnq
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
06.08.2015, 19:31 Спорт
Бу минутларда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында финал йөзеше тәмамланды. Ирекле стиль белән 4х200 эстафетасында дөньяның иң яхшы 8 хатын-кызлар командасы ярышты.

Иң көчлеләре АКШ йөзүче кызлары булып чыкты - алар 7:45.37 нәтиҗәсе күрсәтте. Алардан соң финишка 7:48.41 нәтиҗәсе белән Италия командасы килде. Призерлар өчлеген Кытай җыелма командасы төгәлләде, алар дистанцияне 7:49.10 нәтиҗәсе белән йөзеп чыктылар.

ДЧ-2015. Йөзү

Хатын-кызлар. Эстафета, 4х200

1. АКШ - 7:45.37

2. Италия - 7:48.41

3. Кытай - 7:49.10

6  август. Казан. “Казан Арена”

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте