Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Нацуми Хоси: “Йөзеп чыкканнан соң, җиңүемә ышана да алмый тордым”

Large_news_rackmultipart20150806-23560-1jqmljs
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
06.08.2015, 20:40 Спорт
Нацуми Хоси баттерфляй ысулы белән 200 метрга йөзүдә Дөнья чемпионкасы булды, аның күрсәткән нәтиҗәсе - 2:05.56 секунд. Аның җиңүе алдан көтелгән иде – ярымфиналда Япония кызы иң яхшы нәтиҗәне күрсәтте, моннан тыш ул әле Лондонда узган Олимпия уеннарының бронза призеры да.

“Алтын медальгә ия булуыма бик шатмын. Йөзеп чыкканнан соң, җиңүемә ышана да алмый тордым. Пьедесталга күтәрелгәч кенә моны тулысынча аңладым. Бортикка кагылгач, җыелма командадагы иптәшләремә карадым, алар бәхетле иде, чынбарлыкны тою хисе шуннан соң гына кайтты.  Тренерымны шундук таба алмадым, аны күнегүләр бассейнында гына очраттым. Ул миңа бик зур көч куйганлыгымны һәм бик яхшы чыгыш ясаганлыгымны әйтте. Аның күзләрендә яшь күреп, үзем дә аздан гына елап җибәрмәдем”, - диде чемпионка.

Аңа җиңү җиңел генә бирелмәгән – узган ел спортчы кыз операция кичергән һәм Дөнья чемпионатына җыелып бетеп уңышлы чыгыш ясау аңа чыннан да авыр булган. Әмма Казанда уз үз алдына финалга эләгергә дигән төгәл максат куйган.

Журналистлар аның Кытай спортчыларының көтелмәгән хәл буларак кабул ителә торган уңышлары турында  ниләр уйлавы белән дә кызыксындылар.

“Подиумда минем белән бронза алган яшь кытай кызы басып торды. Лондонда яхшы нәтиҗәләр күрсәткәннәр арасыннан анда беркем дә юк иде. Кытайда хәзер яшь һәм уңышлы спортчыларның тулы бер буыны барлыкка килде. Азия һәм Кытай спортчылары зур адымнар белән алга баралар. Пьедесталда берьюлы ике азиат йөзүчесе басып торуы факты Азия илләренең соңгы вакытта көчәйгәннән көчәя бару фактын күрсәтә”, - диде Нацуми Хоси.

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте